Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Минем әбекәйләрем!” - үз тәрбиясендә булган өлкәннәргә Гөлсияр Вәлиәхмәтова әнә шулай дип яратып дәшә

Ел саен  җәй башында игелекле һөнәр ияләре – социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Ул Россия Президенты Указы белән 2000 елдан календарьгә кертелгән иде. Өлкәннәр күңеле кебек кылдан нечкә хисләр белән эш итүчеләр, чыннан да, олы хөрмәткә лаек. Бүгенге көндә “Балкыш” халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге аша   караучысыз калган 170 тән артык өлкән кеше өйләрендә социаль ярдәм ала. Аларга 30  социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә.

Шуларның берсе – Гөлсияр Вәлиәхмәтова да инде уналты елдан артык өлкәннәргә йөрәк җылысын өләшә. Бүген аның тәрбиясендә караучысыз калган өлкән яшьтәге биш хатын-кыз һәм бер ир-ат исәпләнә. Гөлсиярне без  Сабаның Бикет урамында, ялгызы  гомер кичерүче Фәния апа Гарипованың хәлен белгән чагында туры китердек. Фәния апаның күңел халәте йөзенә чыккан, Гөлсиярне рәхмәт фәрештәсе кебек килгән саен шулай шатланып каршы алам ди ул.

“Әнием килеп кергән кебек була, ишектән елмаюлы йөзе күренүгә беренче итеп саулыгымны сорый, кәефсезләнгән чагым булса, күңелемне күрә, кирәк икән табиб чакырта. Бөтен кирәк-ярак даруларымны үзе алып кайтып бирә. Мин аннан бик риза-бәхил. Һәр эшне җиренә җиткереп һәм мин теләгәнчә, миңа ошасын дип эшли”, – ди Фәния апа.

Кибеттән азык-төлек алып кайту, өй җыештыру, башка хуҗалык эшләреме – барысы да Гөлсияр көче белән башкарыла. Социаль хезмәткәрләр тәрбиясендә булган өлкәннәрнең барысы да дөм ялгыз, караучысыз түгел, әлбәттә. Кайберләренең балалары читтә яши, ә менә янәшәдә генә шундый игелекле һөнәр ияләре булу аларга да әти-әниләре  өчен тыныч күңел белән яшәү мөмкинлеге бирә. Газиз баласын, ирен югалту  хәсрәте кичергән Фәния апага аралашу, күңелен бушату да бик кирәк. Кәефнең төрле чагы була бит. “Сагышланган чакларымда  Гөлсияр җанымны дәвалардай сүзләр таба белә”, ди Фәния апа.

Гөлсияр  гаиләсе белән Кил­дебәктә яши. Көн саен өлкәннәре янына саваплы хезмәткә ашыга. 

“Әбиләр минем туганнарым шикелле, бик теләп ярдәм итәм. График нигезендә эшлибез, кемгәдер 1  сәгать тә 10, кемгәдер 1, 40 минут вакыт бирелгән,  сәламәтлекләренә, хәлләренә карап инде, яннарында озаграк  тоткарланган чаклар да була. Авылдан “попутка” белән йөрим, кайвакыт тормыш иптәшем Рафис та китереп куя. Өлкәннәрем бик әйбәт, Аллаһка шөкер, бер-беребезне аңлыйбыз. Бу эштә бернинди кыенлык та күрмим. Безнең хезмәттә иң кирәкле сыйфатлар сабыр, йомшак күңелле була белүдер инде. Өлкәннәрне тыңлый белергә дә кирәк. Язмыш барысының да башларыннан сыйпамаган бит. Кайвакыт алар белән бер утырып сөйләшү безгә тормыш мәктәбе бирә, мондый эчкерсез аралашудан алар үзләре дә бик  канәгать булып, тынычланып калалар”, ди Гөлсияр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев