“Минем беренче намазым”
Саба җәмигъ мәчетендә узган якшәмбедә әнә шул исемдә үткәрелгән дини чарага әле Аллаһы Тәгалә юлына тәүге адымнарын ясаучы, динебез Ислам турында күбрәк мәгълүматлы булырга омтылучы мөслимәләр җыелды. Бәйрәм төсен алган чараның төп инициаторлары – Казанда мөселман киемнәре, яулыклары белән танылу алган Гүзәлем Миннеханова, балалар һәм хатын-кызлар өчен дини чаралар, сәүдә- ярминкәләре оештыручы Гүзәл Абдрәфыйкова, дини басмалар чыгаручы нәшрият йортының бүлек редакторы Айсылу Юлдашева иде.
Гүзәлем (без аны җырчы буларак та беләбез) әлеге проекты белән 3 ел дәвамында республикабызның күп районнарында булырга өлгергән инде. “Хатын-кызлар белән мондый очрашулар күбрәк җылы аралашуга, фикерләшүгә корылган. Гүзәл затларыбызның дин турында беләселәре, өйрәнәселәре килә. Кемдер үзен күптән борчыган сорауларына җавап ала, ниндидер проблемалары булса уртаклаша, күңелендәгесен дә бушата. Бергәләп сөйләшәбез, аннары күңелле итеп чәй эчәбез. Хатын-кызларыбыз өчен мондый эчкерсез, җылы аралашулар бик кирәк”, – ди Гүзәлем. Коръән сүрәләре укып башланган чараны Лесхоз авылы имамы Әхмәд хәзрәт Сафин үтемле вәгазе белән дәвам итте. Айсылу ханым Юлдашева тәһарәт алу тәртипләре белән таныштырганнан соң, Исламдагы фарыз гамәл- намаз уку кагыйдәләренә күчте. Намазлыкларын җәеп, кыйблага юнәлеп беренче тапкыр сәҗдә кылучылар да булды чарага килүчеләр арасында. Алар өчен бу гомерләрендә иң кадерле, мәңге онытылмаслык көн буларак иң истә калыр, мөгаен. Чарада шулай ук мөселманча яулык ябу үрнәкләре дә күрсәтелде. Яулык яптырганда “модель” ролен үтәгән кызларга Гүзәлем үзенең шарф-палантиннарын да бүләк итте. Гүзәл Абдрәфыйкова бәйрәмгә килүчеләрне Коръәндә телгә алынган ризыклар белән таныштырды, соңыннан кечкенә генә викторина үткәреп, җиңүчеләргә бүләкләр таратты. “Сабалылар ихлас, эчкерсез булулары белән күңелне яуладылар, очрашуга килгәннәре өчен зур рәхмәт. Әлеге проектның дәвамы бар. Киләсе очрашуыбызның вакытын алга таба хәбәр итәрбез, безне яңадан көтегез”, – диде Гүзәлем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев