Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Минем шәҗәрәм»

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты үткәргән «Минем шәҗәрәм" конкурсының муниципаль район туры төгәлләнде.

Нәсел традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, буыннар дәвамлылыгын ныгыту, халыкны архив чыганаклары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән  әлеге конкурсның район турына барлыгы 26 эш тәкъдим ителгән. Нәсел агачы рәсеме, аңлатмалар белән фотоальбомнар, аппликация, табигый материаллар кулланып ясалган иҗат эшләре яшь үзенчәлекләре буенча төрле төркемнәргә бүлеп бәяләнде. Комиссия тарафыннан  конкурс эшләрендә  шулай ук нәсел тарихы турында нигезле һәм документаль яктан расланган мәгълүмат бирелүгә, катнашучының  архив документларын, тарихи белешмәләрне  өйрәнеп эшләвенә дә игътибар бирелде. Ата-бабаларының тормыш эшчәнлеге, аларның ил, туган як тарихында роле турында мәгълүматлы булулары да искә алынды. Нәтиҗәдә, Саба гимназиясе укучылары Мәликә Садриева, Сөмбел Йосыпова, Илдан Зарипов, Шәмәрдән лицееннан Чулпан Вәлиуллина һәм Илгиз Гыйльфанов эшләре иң яхшылары дип табылды һәм конкурсның республика турына тәкъдим ителде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев