Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Минем яраткан чәчәгем” - Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты

2018 елның 22 май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында , тәрбияче Әскәрова М.С. тарафыннан “ Минем яраткан чәчәгем” исеме белән бакчада шөгыль үткәрелде.

Шөгыльгә түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Балаларны чәчәк төрләре һәм аларны үрчетү ысуллары белән таныштыру.
  2. Табигатькә сакчыл  караш тәрбияләү, кеше хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтү.
  3. Чәчәкләрне сакларга өйрәтү.
  4. Балалар йортын чәчәкләр белән бизәүдә катнашу.

 

Басу-кырларда, урманда, бакчаларда куптөрле чәчәкләр үсә. Клумбада, газоннарда  үскән чәчәкләр парк ,урамнарны бизиләр. Бу чәчәкләр кешеләрне үзләренең матурлыклары, хуш исләре  белән сөендерәләр.

Шөгыль балаларның чәчәкләр турында табышмаклар чишүе  белән башлап китте. Аларның яраткан чәчәкләре турында әңгәмә оештырылды. Тәрбияче чәчәкләрнен үзенчәлекләре, аларны дөрес утырту һәм тәрбияләү алымнарын аңлатты. Балаларга  чәчәк үсентеләрен  җиргә кучереп утырту эше йөкләнде. Казылган туфракны балалар яхшылап тырмаладылар. Махсус көрәк ярдәмендә чокырчыклар ясап, чәчәк үсентеләрен җиргә кумделәр. Үсентеләргә кирәгенчә су сиптеләр.

Утыртылган чәчәк усентеләре яхшы үсеп китсен өчен ,аларны тәрбияләргә , су сибү кирәклеге аңлатылды. Бик тырышып тәрбияләгән очракта, көзен бу үсентеләрнен бакча тутырып чәчәк атачакларына һәм тирә-якка ямь һәм матурлык тудрачакларына өмет уятты.

 Балалар чәчәкләр турында күп  мәгълүмат алдылар.

Балалар йортында тәрбияләнүче балаларга бушөгыль бик ошады. Үткәрелгән чарадан тэрбияләнүче балалар хәм аларны тәрбияләүчеләр канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев