«Минем язмыш - минеке»
Язмышлар кеше дөньяга килгәнче үк язылган була, диләр. Шуңа да ул һәркемнеке үзенчә. Нинди ачы булса да, язмышына үпкә сакламыйча, ничек бар шулай кабул итеп, булган тормышына шөкрана кылып яшәүчеләр дә бар. Лесхоз картлар-инвалидлар йортында тәрбияләнүче Светлана Ермолаева да шундыйлардан.
Арча районы Яңа Сала авылында туган Светаның 43 яшенә кадәр гомере төрле интернатларда уза. Биләүдәге вакытыннан алып, 18 яшенә кадәр Чистайдагы балалар йортында тәрбияләнә ул. Аннан Алексеевск районының һөнәр училищесында пешекчегә укый. Торыр урыны, ярдәмгә килер кешесе булмагач, алдагы тормышын да төрле интернатларда уздырырга мәҗбүр була. Сәламәтлеге буенча Яңа Чүриле психоневрология диспансерында да тәрбияләнә. Лесхоз картлар-инвалидлар йортында яши башлавына гыйнвар аенда 1 ел була. Бирегә ул Кама Аланы интернатыннан килә.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев