Миңгәр авылында яшәүче тыл ветераны, 95 яшьлек Сөембикә апа Зиннурова сайлауларда үз тавышын бирде
Мөхтәрәм ветеран 2492 сайлау участогында теркәлгән
Сөембикә апа сугышка кадәр дөньяга килгән, 7 балалы гаиләдә үскән, ятимлек ачысын да яшьтән татырга туры килгән үзенә. 4 балага гомер биргән,озак еллар колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан. Инде хәзер балалары да лаеклы ялда, барысы да Сабада яшиләр, 7 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Ул балаларының, оныкларының ярдәмен тоеп, Миңгәр авылында гомер кичерә.
"Сайлауга бик теләп килдем, әлхәмдүлилләһ. Бүгенге томышларыбызга шөкер кылып яшәгән көнебез. Инде еллар тынычлансын, балалар сугыш ачысын күрмәсен иде. Түрәләребезгә саулык, сабырлык бирсә иде Аллаһ Тәгалә", - ди ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев