Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты

Кичә Шәмәрдән авылында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлары командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының ярымфинал уеннары булып узды.

Беренче уенда Саба тәрәзәләре һәм ШЛПУМГ командалары очрашты, уенда Саба тәрәзәләре командасы 4-1 исәбе белән җиңү яулады. Икенче уенда Сабагаз һәм Явлаштау командалары очрашты. Уен Явлаштау командасы файдасына 2-0 исәбе белән тәмамланды.

Бүген Шәмәрдән авылында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узачак. Уеннар 18:50 сәгатьтә башлана.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев