Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мини-футбол буенча Саба районы чемпионатының призерларын бүләкләү

19 нчы гыйнварда Шәмәрдән авылында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының район этабы призерларын бүләкләү булды. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашатович катнашты.

undefined

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Абубакиров Алмаз (Саба тәрәзәләре командасы), Газизуллин Азат (Явлаштау командасы) һәм Хәсәнов Илнар (Сабагаз командасы) бүләкләнде. "Иң яхшы капкачы" номинациясендә Шакиров Рәмис (ШЛПУМГ командасы) бүләкләнде. Шулай ук тамашачылар симпатиясенең махсус призы белән Владимир Артем (ШЛПУМГ командасы) бүләкләнде.

undefined

Чемпионат призерлары:

1 урын-Явлаштау командасы.

2 урын-Саба тәрәзәләре командасы;

3 урын-Сабагаз командасы.

Район чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X