Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«МИРАС» Халыкара балалар - яшүсмерләр һәм өлкәннәр фестивале-конкурсы

6-7 нче апрель көннәрендә Самара шәһәрендә «МИРАС» I нче Халыкара балалар - яшүсмерләр һәм өлкәннәр фестивале-конкурсы узды.

Бу ике көн эчендә Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, шулай ук Краснодар, Төркмәнстан, Кытайдан катнашучыларны тыңладылар. Безнең Саба районын Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары тәкъдим итте (укытучылары - Харрасова Л. А. һәм Харрасов Р. С.). Гала-концертка иң яхшы 13 номер сайлап алынды, шуларның берсе - «ТАМЧЫ» вокаль ансамбле.

Нәтиҗә:

- «ТАМЧЫ» вокаль ансамбле (эстрада вокалы) (җит. Харрасова Л. А.) - I дәрәҗә Лауреаты;

- «ТАМЧЫ» вокаль ансамбле (татар халык җырларын стильләштерү) (җит. Харрасова Л. А) - I дәрәҗә Лауреаты;

- Нуриева Наилә (эстрада җырлавы) (җит. Харрасова Л. А.) - I дәрәҗә Лауреаты;

- Гарипов Динар (академик җыр) (җит. Харрасова Л. А.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Гарипов Динар (эстрада җырлавы) (җит. Харрасова Л. А) - II дәрәҗә Лауреаты.

- «НАЗ» халык уен кораллары ансамбле (җит. Харрасов Р. С.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Габизов Илсаф (соло-курай) (җит. Харрасов Р. С.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Габизов Илсаф (соло-баян) (җит. Харрасов Р. С.) - III дәрәҗә Лауреаты.

Безнең укучылар Лауреат дипломнары һәм фестиваль кубоклары белән бүләкләнделәр. Ә аларның укытучылары Рәхмәт хатлары белән. Укучыларны һәм аларның укытучыларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев