Мишә авыл җирлеге урамнары арасында эстафета ярышлары оештырылды
Спартакиада бу елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Һәр ял саен Мишә авыл җирлегендә урамнар арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар уза.
Ярышларда берничә урамнан торган 7 команда катнаша. Бүгенге көндә чаңгы ярышлары, киез итекле волейбол, дартс, шашка, шахмат, ату, кул корәше, мини футбол, волейбол, өстәл теннисы, баскетбол ярышлары булды.
Авыл халкы уеннарда бик теләп катнаша. Бистә администрациясе һәр уеннан соң җиңүчеләрне грамота һәм акчалата призга белән бүләкли. Мишә авыл җирлеге урамнары арасындагы Спартакиада безнең һәм халык өчен традициягә әверелде, -дип безнең белән уртаклашалар Мишә авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев