Мишә авыл җирлегендә мобиль поликлиника эшли башлады
Мобиль поликлиниканың эше «Сәламәтлек саклау»илкүләм проекты буенча алып барыла.
Лесхоз бистәсендә 14 октябрьдән мобиль поликлиника эшли башлады. Төп бурычы -җирле халыкны диспансерлаштыру. Профилактик чаралар начар чирләрне иртә стадияләрдә, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын ачыкларга ярдәм итә, бу исә үлем очракларын киметүгә китерә. Мобиль поликлиникада МКДЦ клиника-диагностика үзәгенең тәҗрибәле табиблары: офтальмолог, травматолог, гинеколог, кардиолог, хирург һәм башка белгечләр кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев