Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мишә авыл җирлегендә җыен узды: җирлектә демографик хәлне яхшырту төп бурычларның берсе

Саннар туучыларга караганда үлүчеләр күпкә артык булуын күрсәтте.

Мишә авыл җирлегендә узган җыенда әлеге җирлектә эшләп килүче оешма-предприятие җитәкчеләре   еллык эшләнгән эшләргә хисап тоттылар. Җирлек  башлыгы Азат Гатиятуллин да үз чыгышында  җирлекнең узган елгы  эшчәнлегенә тулаем анализ ясады.  Соңгы елларда җирлекне яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган. Сабабаш, Лесхоз торак пунктлары зиратлары, Сабабаш торак пункты янындагы сазлык та тиешле нормаларга китерелгән. Шулай ук Сабабашның Набережная урамындагы юлга 600 мең сумлык ремонт эшләре башкарылган.

Чыгыштан күренгәнчә, демографик хәлне яхшырту Мишә авыл җирлегендә дә төп бурычларның берсе. Чөнки саннар  туучыларга караганда үлүчеләр күпкә артык булуын күрсәтә.    Узган ел җирлектә барлыгы 13 бала туган, 35 кеше вафат булган.  Барлыгы 575 хуҗалыкта  1460 кеше яши. Эш яшендәге 763 кеше бар.

Гражданнардан көнкүреш калдыкларын җыйнауны  айга  өч тапкыр итеп оештыруны сораган һәм Сабабаш авыл  клубына мөдир кирәклеге турындагы сораулар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев