Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Мишә буенда биш авылны берләштергән Сабантуй узды

Бәйрәмдә “Чәчү батыры” һәм “Кыр батыры” да бүләкләнде

  8 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды. 2025 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча “Чәчү батыры” исеме  Маликов Ниязга, “Кыр батыры” исеме  “Туган як” җәмгыяте механизаторы Маликов  Илназга   бирелде, ул  тәкә белән бүләкләнде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды.Халык бик күп җыйналган иде, бер-бер артлы ярышлар  үткәрелде : татарча көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, авыш баганада йөрү, колгага менү,чүлмәк вату, утын кисү, капчык сугышы. Катнашкан кешеләргә  бүләкләр дә бик мулдан булды. Уеннар белән аралашып  концерт та барды.  Сабантуйның баш батыры исеменә  Рифат Ахунҗанов Ришат  лаек булды.

#летовТатарстане

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев