Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мишә авыл җирлегендә Балаларны яклау көне

1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көнендә Лесхоз авылы китапханәчесе, мәдәният йорты һәм музей хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе балалары өчен «Бәхет-ул балачак, балачак – ул без» дип исемләнгән бәйрәм көненә багышланган күңел ачу программасы оештырдылар. Балаларның спортив азарт, хисләр ташкыны белән көч сынашуларын күзәтү без - олыларны да балачакка алып кайтып килде. Уеннардагы күңелле мизгелләрне фотографияләрдә күрә аласыз.

Бүгенгедәй күкләребез шулай аяз булсын һәм тирә-якта балаларның шат йөзләре, көлгән тавышлары яңгырап торсын! Барлык балалар да, уеннарда катнашып, истәлекле бүләкләр алдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев