Саба таңнары

Мишәбаш авылында яшәүче Мөдәррис Минһаҗев өенең чормасын музей-бүлмәгә әйләндергән

Минһаҗевларның ишегалларына узуга, үзеңне икенче дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Тарихка сәяхәт нәкъ менә биредән үк башлана. Ишегалдында ук музей-күргәзмә эшли: монда өстәлләргә бихисап күп значоклар, акчалар, маркалар махсус җайланмаларга беркетелеп, тәртипләп урнаштырылган. Ничәнче елгы акча белән танышырга телисең, рәхим ит: 1767 елда чыккан патша тәңкәләреннән башлап, хәзер дә кулланышта булган акчаларның комплектлары бар.

Быел 50 яшен тутырачак Мөдәррис әфәнденең хезмәте һич тарих белән бәйле түгел, “Татмитагро” җәмгыятендә слесарь-монтажчы булып эшли ул. Тормыш иптәше Зилә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Динә, Дилә, уллары Камил дә әтиләренең бу шөгыльләрен аңлап, аңа һәръяклап булышырга әзерләр. «Кеше нәрсә белән дә булса кызыксынырга тиеш. Минеке менә шундый юнәлеш алды. 4 сыйныфта укыганда маркалар, значоклар җыя башладым. Шуннан башланды инде. Значокларны конфетларга алыштырып ала идем. Инде 400дән артты. Һәрберсе еллар буе кадерләп, бөртекләп җыелган әйберләр алар. Бүген ике генә чит илнең монетасы юк. Танышлар да кая барсалар – шуннан алып кайталар. Әнием Союз таралганнан соң чыккан акчаларны тулы комплекты белән җыйнап калдырды. Әби заманыннан калган тәңкәләр бик күп. Аларны иркенләп укып, өйрәнеп утырырга бик кызыклы. Ничәнче елда чыкканлыгы, кайчан тукталганы турында бөтен мәгълүмат та бар. Елга бер мәртәбә һәрберсен чистартып ялтыратам, яңарып китәләр», – ди Мөдәррис.

Әлеге йортта һәр нәрсә тарихи ядкарьгә әйләнгән. Әлбәттә, тарих, үткәнебез белән тирәнтен кызыксыну өстенә, моның өчен никадәр саклык, төгәллек, игътибарлылык сорала әле. Әтисенең Германиядә хезмәт иткәндә алып кайткан монеталары әле дә кадерләп саклана, Мөдәррис үзе дә әлеге илдә хезмәт итеп, солдаттан киеп кайткан кителе өр-яңа килеш тора. Үзенеке генә түгел, һәрбер хәрби гаскәрнең махсус киемнәре комплектларын табып алуга ирешкән. Ишек алдындагы күргәзмәдән соң чормадагы музей-бүлмәгә юл алдык: биредә бөтенләй башка дөнья. «Кеше ул вакытта 14 меңгә парник ала иде, мин шул бер парниклык карбонаттан чормага бүлмә ясадым. Ике абзарга җитәрлек такта белән идән җәйдем. Күңел кушкач, эшлисең инде», – ди ул.

Ниләр генә юк монда: борынгы агач эшкәртү кораллары, дегет чиләкләре, шөшлеләр, сәгатьләр, борынгы китаплар, йон эрләү станоклары, бизмәннәрнең ничә төре, ышкы, үтүкләр, шомарткычлар, тегү машиналары, агач чемоданнар, ат җигү кирәк-яраклары, комганнар коллекциясе, сугыштан кайткан аркага асышлы сумкалар (вещмешок), көлтә бәйләү җайланмалары, фонарьлар, керосинкаларның ничә төре, савыт-сабалар, талбишек, такта бишек, хәтта кабыкбишекнең бөтиенә кадәр эленеп тора. Анысын Чувашиядән алып кайтып биргәннәр. 1940 елда чыккан такта чәйләрне Мамадыштан китергәннәр. Бик борынгы, тарих серләрен үзенә сеңдергән җиз самавыр да иң түрдә урын алган. Биредәге иң яңа дип саналучы сәгать 1886 елгы, ә башкалары тагында борынгырак.

Кайберләре һаман да сафта, сугалар да икән әле. Совет заманында 27 тиен торган ручка, 1 тиенлек шырпы да саклана. 1950 елда чыккан патефон һаман да халкыбызның үлемсез җырлары белән хозурландыра. Һәр экспонатның үз тарихы, ерак үткәннәргә кайтып уйлансаң, кемнәрнеңдер аларга йөрәк җылысы иңгән, язмышы бәйләнгән. Кыскасы, әлеге музейны үз күзең белән күрергә кирәк. Әле мин генә аңлап бетермәгән түгел, музей хуҗасы үзе дә ачыклый алмаган тарихи экспонатлары бар икән. Мөдәррис әфәнде әйтүенчә, авылдагы өлкән кешеләр дә кайбер коралларның ни икәнен төгәл генә әйтә алмыйлар. «Кеше чүп дип ташлаган бөтен нәрсә кыйммәтле тарих. Аны тагын каян табасың? Үземне коллекционер дип зурлап атыйсым килми, мин кызыксынучы кеше генә. Тарих китапларын укып, борынгы әйберләрнең нәрсә икәнлекләрен ачык­лыйм. Балаларның тарих китап­ларын тулаем укып чыктым. Җир­дән күгәргән әйбер тапсам, тиз­рәк юып, ышкып карыйм», – ди ул.

«Синең өчен монда иң кыйммәтле экспонат нәрсә?»– дип соравыма да ул иң кадерле урында торган сандыкны күрсәтте. «1906 елда ясалган, әбиемнең килен булып килгән сандыгы. Патша акчаларын шул сандык төбеннән табып алдым. Шу­лай ук кулъяулыкка хәстәрләп куелган ике затлы патша калагы да бар иде. Аннары тагын бер истәлек – агачтан ясалган бала караватын әти бик кадерләп саклады, башка иске әйберләрне ташласа да, моны ташламады. Минем дә тияргә кулым бармады. Сугышта хәбәрсез югалган әтисенең соңгы истәлеге булгандыр. Бабайны күпме генә эзләтеп карасам да, бер хәбәр дә белә алмадым»,– ди ул. Башта әлеге экспонатлар иске өйләренең чормасында, аннары мунчада тора, биш ел элек бирегә күчерә. Һәр алып килгән әйбер журналга язылып, теркәп барыла. Әле урнашты­расы экспонатлары күп икән, тик иске мотоциклларны, ат сукаларын чормага алып менеп булмый. «Туганнар җыйналса да иң беренче шушыннан башлыйбыз.Үзем дә атнага бер менеп, гармун тартып, җырлап утырам. Күңелемә ял бирә, уйларга бирелеп, хыяллар белән үткәннәргә барып кайтам”,–ди ул. Мөдәррис Минһаҗев тарихыбызны саклауда үзеннән менә шундый саллы өлеш кертә. Бирегә китерелгән күп әйбергә яңадан җан өрергә дә туры килә, юа, ялтырата, рәтли. Музей белән танышырга килгәннәрнең һәрберсенә шат ул, үткәнен белгәннең генә киләчәге бар, диләр бит.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: