Мәхәббәтнең яше юк
Олы Кибәче авылында яшәүче Суфия һәм Мөхәммәтгали Шәвәлиевлар 65 ел парлы гомер кичерәләр. Мәхәббәтнең тузмый да, еллар узса да искерми дә торган бөек хис булуына әлеге күркәм гаилә мисалында тагын бер кат инандым.
Шәвәлиевлар – Олы Кибәче авылының гына түгел, районыбыз буенча да иң озак парлы гомер кичергән үрнәк гаиләләрнең берсе. 65 ел элек кавышып, бүген дә яңа өйләнешкән яшь пардай бер-берсен кадерләп, хөрмәтләп яшиләр. Нигезе мәхәббәткә, хөрмәт-ышанычка корылган, биргән вәгъдәләренә тугры калган гаиләнең генә гомере шулай озын була торгандыр. Хәер, алар яши башлаган сугыштан соңгы авыр 1955 елда ант-вәгъдәләр биреп торыр вакыт булды микән? Иң кыйммәте –яшьлектәге мәхәббәт еллар дәвамында сыналып, тагын да ныгып, көчәеп, аларны бүгенге бәхетле картлыкларына алып килгән.
Мин әлеге матур гаилә белән күрешергә килгәндә гаилә башлыгы Мөхәммәтгали абый урманга каен себеркесенә киткән иде. Яраткан техникасы – мотоблок белән Әбде урманнарын урап кайтырга ярата икән. Ул кайтып җиткәнче бүген дә яшьлек мөлаемлылыгын җуймаган, ягымлы Суфия апа белән аралаштык. Март аенда аңа 95 яшь тулган, Мөхәммәтгали абый тиздән 90 яшен тутыра. Суфия апаның һәр сүзеннән гомер иткән ире белән горурлануы, аңа соклануы, үзенә насыйп иткәне өчен Аллаһыга мең рәхмәте сизелә.
1925 елда Казан шәһәрендә туып, сигез көннән әтисез калган нәни Суфияны әнисе Әтнә районы Югары Сәрдә авылында яшәүче әти-әнисе – мулла Габдулла абзый белән Мәрьям апа янына алып кайта. Муллалар өчен буталчык еллар башлангач, Габдулла абзый кызын сөргенгә җибәрмәс өчен оныгын үзе янында калдырып, кызы Оркыяны кире Казанга озата. Бабасы вафат булгач, ул дәү әнисе белән үсә. Урта белемне Әтнәдә алганнан соң 1942 елда Комыргуҗа авылына укытучы итеп билгеләнә. Аннан Арча районының Кушлавыч мәктәбендә мөдир булып эшли, педучилище тәмамлый. 1954 елда райком аны Олы Кибәче башлангыч мәктәбенә укытырга җибәрә. Шушы авылда гомерлек мәхәббәте, насыйп яры көтеп торганын белми әле чибәр кыз. Дөресрәге, ул бирегә килеп берничә ай укыткач, авылга бөтен кызларны гашыйк итәр буй-сынлы Мөхәммәтгали армия хезмәтеннән кайта. Ә Суфия егетнең туганы Маһибәдәр апасында фатирда тора. Кыскасы, кызны бер күрүдә ошаткан егет, туганына булышырга килгән саен чибәркәйне күзли. Үзенә насыйп яр икәнен йөрәге белән шунда ук тоя ул, өйләнешеп яши дә башлыйлар. «Мөхәммәтгали абыең авылда бер дигән егет иде. Хәзер дә матур әле ул. 65 ел яшәп, бер тапкыр да сүзгә килмәдек. Ачу килгәнрәк чак булса, тавык йомыркасын карарга дип чыгып китә идем. Ул да шулай итте. Йорт тирәсен бер әйләнеп керә иде. Шулай итеп, үпкә суынган була иде. Озак яшәгән саен, бер-береңә якынаясың гына. Бүген инде бер-беребез өчен ут йотып торабыз. Кичә миңа дип болыннан җиләк җыеп кайткан. Алтын куллы кеше ул. Үз гомеребездә ике йорт салып кердек. Эчмәде, тартмады, үрнәк әти булды. Балаларыбыз:”Безнең әти кебек кеше юк, диләр”, – дип яратып сөйли Суфия апа.
Мөхәммәтгали абый гомер буе тракторда эшли, тырышлыгы, эш сөючәнлеге белән алдынгылыкны яуласа, тирә-юньгә мәрхәмәтле, тәртипле булуы белән абруй казана. «Сугыштан соңгы еллар, тормыш итә башлаганда авырлыклары булды инде. Акрынлап җайлана барды. Дус-тату яшәдек, гомерне матур үткәрдек. Суфия бик тырыш, акыллы хатын булды. Акча эшләрен аңа тапшырдым. Яши башлаганда ук акча мәсьәләсенә кысылмыйм, үзең тәртипләп алып барырсың, дип әйтеп куйдым», - дип сөйли Мөхәммәтгали абый. Алар үзләре үрнәгендә тәрбияле, инсафлы дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары Наилә, Илдар, Дания, Резеда һәрбер атнада кайтып, йорт эшләрен карап, әти-әнигә кадер-хөрмәт күрсәтеп китәләр. Суфия апа элекке укучылары хөрмәтенә дә күмелеп яши. «95 яшемә 31 укучым килеп тәбрикләде. Бөтенесе үз балаларым кебек якын. 44 ел укыттым, сигез ел парторг булып эшләдем. Элек агитация, пропаганда эшләренә гел укытучыларны йөртәләр иде. Төн буе дәфтәр тикшердек. Эшмәкәр Рифкать Шәфыйков та минем укучым. «Кирәк әйберең юкмы, Суфия апа, дип хәлемне белеп чыга. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин та – шәкертем, бик хөрмәтли», - ди ул. Суфия апа гомер буе авылдашларына дөньяви белем биреп кенә калмый, соңрак дини гыйлемгә өйрәтеп тә күп рәхмәтләр җыя.
«Бүген дә тавыкларыбыз бар, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, көннең узганын да сизми калабыз. Әле сыер асрамый башлаганыбызга 2-3 кенә ел. Бер-беребезгә юл куеп яшәдек. Яратмаган кеше белән 65 ел түгел, 65 көн дә яшәп булмыйдыр. Суфия белән тормыш алып бару миңа бик җиңел һәм бик рәхәт булды», - ди гомер иткән ире. Үтелгән гомер елларына иң зур бәя менә шулдыр.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев