Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре ФДББС таләпләренә туры китереп эшчәнлекне оештырганда инновацион алымнар”

Соңгы елларда мәктәпкәчә белем бирүгә игътибар артты. Чөнки көн саен ул үзгәрешләр, яңалыклар кичерә. Балалар бакчалары актив рәвештә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Район һәм республикакүләм семинарлар, стажировкалар үткәрәләр.

5 нче номерлы “Бәләкәч” бакчасында да 21 нче ноябрь көнне “Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре ФДББС таләпләренә туры китереп эшчәнлекне оештырганда инновацион алымнар” дип исемләнгән республикакүләм семинар-стажировка үтте. Семинарда балалар һәм тәрбиячеләр белән төрле формадагы инновациле эшчәнлекләр күрсәтелде. Балалар бакчасының җәмәгатьчелек эше буенча бай тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Гумумән әлеге семинар бик эчтәлекле һәм матур узды. Семинарга килгән кунаклар дәресләрнең, төрле эш алымнары кулланып, заманча һәм тәрбияви итеп оештырылуы, үзләренә күп мәгълүмат һәм җылы тәэсирләр алып китүләре турында сөйләделәр. Тәрбиячеләр семинарда алган мәгълүматларын, тәҗрибәләрен эшләрендә уңышлы итеп кулланырлар дип ышанып калабыз.

Хәлиуллина Әлфия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X