Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мошенниклыкта шикләнелүчене Саба районында тоткарлыйлар

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районындагы бүлеге җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре мошенниклыкта шикләнелүче Казан кешесен тоткарлыйлар. Ачыкланганча, Шәмәрдәндә яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кыз  “Сезнең туганыгыз бәлагә  юлыкты” схемасы буенча   алдана. Аңа үзен  хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтыратып, оныгының кешеләр зыян   күргән юл-транспорт вакыйгасында гаепле булуын әйтә. 1937 елгы пенсионерны зыян  күрүчеләргә ярдәм итү һәм  җинаять  эше кузгатмый  калу өчен акча бирергә  кирәклегенә ышандыра. Куркуга  калган олы  кеше өенә  килгән курьерга үзендә булган 50 мең  сумны  биреп җибәрә.  Соңыннан  гына туганнары белән  элемтә  чыга һәм мошенниклар тозагына эләккәнлеген  аңлый.   Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре оператив чаралар  күреп  тоткарлаган  курьер  популяр  мессенджерларның берсендә эш тапканлыгы турында  сөйли.   Ул кураторлар биргән адрес буенча килә һәм алардан  акча ала. Кулына кергән  сумманың 15 процентын  үзендә  калдыра һәм калганын “эш бирүчегә” тапшыра.

Әлеге  факт  буенча җинаять  эше  кузгатылган.

Чыганак https://16.мвд.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев