Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

МӨСТӘКЫЙЛЬ ЯШӘРГӘ ӨЙРӘНӘЛӘР

Безнең Югары Утар балалар йортында сентябрь аенда мөстәкыйль яшәргә өйрәтү буенча яңа корпус ачылды.

Анда тәрбияләнүче 17 баланың үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыру һәм яклау, коммуникатив потенциалны үстерү, мөстәкыйль яшәү шартларына әзерләү максаты куелды. Балаларны шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, чиста һәм пөхтә булырга, урын-җирләрен җыештырырга, гөлләрне тәрбияләргә, карлар көрәргә, кыскасы, көнкүреш тормыш өчен мөһим эшләрне башкарырга өйрәтәбез. Әлбәттә, боларны тәрбиячеләр белән берлектә эшлиләр. Шулай ук бутербродлар, салатлар ясыйлар. Хезмәт барышында балаларның сәламәтлекләре ныгый, рухи яктан чыныгалар, уртак тел табарга өйрәнәләр. Хезмәт белән ялны чиратлаштырабыз. Ял вакытында телевизор карыйлар, җырлар тыңлыйлар, рәсемнәр, аппликацияләр ясыйлар. Балаларга бу корпуста яшәве бик ошый. Сәламәтлекләре чикле булса да, өйрәнгән эшләре алдагы тормышларында югалып калмаска, авырлыкларга бирешмичә, мөстәкыйль яши алырга зур терәк булыр дип ышанып калабыз.

Гөлчәчәк Сираҗиева,

тәрбияче

Фото: https://pixabay.com | laterjay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев