Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәскәүнең ВДНХ залында Бөтенроссия “РобоФест” фестивале узды

Мәскәүнең ВДНХ залында Бөтенроссия “РобоФест” фестивале узды. Ярышларда Россиянең 36 регионыннан 40 команда “Робо-ярдәмчеләр гаиләдә» дигән тема буенча проект эшләнмәләре белән катнашты.

Бу проект эшләнмәләре кешегә көндәлек тормышында ярдәм итәргә әзер. Татарстан республикасын фестивальдә Байлар Сабасының  3 номерлы “Шоколад” балалар бакчасы командасы яклап чыгыш ясады һәм «SMART HOUSE – киләчәк хыял йорты!» проекты белән «Минем гаиләм» номинациясендә, биремнәрне уңышлы үтеп, 2 урынны яулады. Без  Бөтенроссия ярышлары җиңүчеләрен кайнар котлыйбыз һәм киләсе елда беренчелек эстафетасын Саба бистәсеннән катнашучыларга тапшырабыз!

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев