Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Муниципаль хезмәткәрләр – кабат җиңүче

Республикада 12 ел дәвамында муниципаль хезмәткәрләр арасында спартакиада уза

 Казанда ел дәвамында рес­публиканың төрле тө­бәк­ләрендә  үткәрелгән республика муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасына  йомгак ясалды.

Спартакиада  барышында ра­йон­дашларыбыз барлыгы 9 спорт төре,  ун дисциплина буенча көч сынашып үзләренең зур фи­зик әзерлекле икәнлекләрен күрсәттеләр. Аерым алганда,  чаңгы (спортчылар  Ирек Гарипов, Гөлнара Заһидуллина, Илүзә Гомәрова, Алмаз Әгъләмҗанов, Азат Гатиятуллин, Алина Миннегулова),  өстәл теннисы (уенчылар Фаил Шәфигуллин, Алмаз Гарипов, Энҗе Баһманова, Әдилә Гусамова, Аида Асанова), бильярд (уенчылар Рәис Миңнеханов, Расих Закирҗанов), мини футбол (Рәис Миңнеханов, Марат Ишниязов, Алим Галиуллин, Рәзил Гайбадуллин, Марат Кәримов, Ирек Гарипов, Алмаз Гарипов, Рамил Шакиров, Алмаз Биккинин, Райнур Әхмәтов), шахмат  (Розалия Хөсәенова, Марат Кәримов, Рөстәм Мөхәрләмов, Илдар Якупов), җиңел атлетика (Марат Баһманов, Рамил Шакиров, Алина Миннегулова, Диләрә Сираҗетдинова, Рита Ярмиева, Азат Гатиятуллин), бадминтон (Булат Мәүлетов,   Лилия Әхмәтшина, Марат Заһидуллин, Айгөл Зәйниева, Әдилә Сафина)   спорт төрләре буенча 1 урынны алуга ирештеләр. Хатын-кызлар арасында волейбол (уенчылар Гөлчәчәк Хуҗина, Айгөл Зәйниева, Алсу Хөсәенова, Гүзәлия Фәрхетдинова,  Гөлнар Шәфыйкова, Рузалия Дәүләтшина, Гөлнара Заһидуллина, Илзия Мөбарәкова) һәм йөзү буенча (спортчылар Алмаз Биккинин, Гүзәлия Фәрхетдинова, Альбина Сираҗетдинова, Камил Хисамиев, Нияз Заһидуллин, Айзат Гыймадиев, Эльмира Вәлиева, Әдилә Сафина) икенче урынны яуладылар.  Ир-атларның волейбол командасы   (уенчылар Вильнур Рәхмәтуллин, Эльмир Рамазанов, Айдар Хаҗиев, Альберт Вәлиев, Айзат Гыймадиев, Радик Минһаҗев,  Илгизәр Әхмәдуллин, Алмаз Биккинин) өченче урын алуга иреште. Барлыгы 50дән артык  муниципаль хезмәткәрне берләштергән районыбыз  командасы  17-19 декабрь көннәрендә Казанда Спартакиаданың финал этабы уеннарында катнашып, зур җиңү белән кайтты.

Унике ел дәвам иткән ярышларда районыбызның муниципаль хезмәткәрләре үзләренең лаек- лы урыннарын биләп, җиде тапкыр 1нче, дүрт тапкыр  2нче,   бер тапкыр III урын яулап, үзләрен физик яктан нык әзерлекле булуларын да күрсәттеләр. Узган ел да   пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгән районыбыз командасы быел  да мәртәбәле урынны лаеклы саклады. 

“Уеннар бик җиңел бирелмәде. Елдан-ел  башка районнардан да бик көчле командалар, спортчылар катнаша. Спартакиада,  беренчедән,  үзебезнең мөмкинлекләрне сынап карау, сәламәт  яшәү рәвеше алып баруга  өндәү булса,  шул ук вакытта үзара  аралашу, тәҗрибә уртаклашу чарасына да әверелде.  Спортта иң авыры ирешелгәннәрне сак- лап калу, диләр. Әлеге зур җиңүгә муниципаль хезмәткәрләрнең ел дәверендә спорт белән шөгыльләнеп, күнегүләрне өзмичә,  үзләрен ныклы тонуста тотулары нәтиҗәсендә ирешелде. Узган ел ирешкән 1 урынны үзебездә калдыру өчен кискен көрәшләр барды. Район башлыгы Рәис Миңнехановның үзе уеннарда катнашып,  бильярдта иң югары күрсәткечкә ирешүе һәммәбезгә  дә зур этәргеч  бирде.  Муниципаль хезмәткәрләргә  спортта үзләрен сынап карау  мөмкинлекләре ту­дырган өчен районыбыз җи­тәкчелегенә,  үзләре башкарган төп  вазифаларыннан тыш спортка вакыт тапкан хезмәттәшләремә, ярышларда уңышларга ирешүдә ел дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек алып барган  тренерларга   рәх- мәтемне җиткерәсем килә.  Алдагы елларда да яңадан-яңа уңышларга ирешербез дип ышанам”, – ди район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев