Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Музейлар  буйлап  сәяхәт

  Икшермә кадет мәктәп-интернатының  VI  сыйныф  укучылары класс җитәкчеләре Айнур  Әхтәмҗанов һәм тәрбиячеләре Фәнүзә Гыйльманова белән Сатыш мәдрәсәсе, Саба туган  якны  өйрәнү музеена  сәяхәттә булдылар.

 

  Сатыш музей  хезмәткәрләре Гүзәл Сафина, Гөлгенә Шәрифуллина безне  ачык   йөз белән  каршы  алдылар. Компьютерлашкан  заманча  музей  укучыларда  зур  кызыксыну  уятты, бигрәк тә мәдрәсәнең  макетын ошаттылар. Саба районының интерактив  картасы һәм Мәккәдән турыдан-туры  эфир барыбыз  өчен  дә зур  яңалык  булды.  

  Туган якны өйрәнү музее белән  укучыларны Илсөя Билалова, туризмны  үстерү белгече  Тамчыгөл Вәлиева таныштырды. Беренче залда Бөек Ватан сугышы геройлары турында мәгълүмат алдык. Фронт экспонатлары каска, гильза, солдат котелогы  укучыларга яу кырының  кырыс чынбарлыгын  күзалларга ярдәм итте.  Шулай ук барлыкка килүе XV гасырга барып тоташкан, хәзер тарихи һәйкәлгә әйләнгән Өтернәс  шәһәрлеге  турында  да   күбрәкне белдек. Татарстан әләме  авторы, якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтов иҗаты белән таныштык. Укучыларны игътибарын элекке кәгазь акчалар, тәңкәләр җәлеп итте.  Утызынчы    елларда Сабада оештырылган оркестрның уен  коралларын һәм  Лесхоз  сувенир цехының  савыт-сабаларын да бик ошаттылар. Икенче залда Урта Саба авылында табылган мамонт сөякләрен күреп аеруча тәэсирләнделәр.

Язлы  Арташ  авылында  туган  якташыбыз,  танылган скульптор  Кадим Җәмит иҗаты белән дә якыннан таныштык. Бу экскурсия районда туризм маршрутына керерлек урыннар барлыгына да  ныграк  ышандырды. Укучыларның зур канәгатьләнү  хисе  кичерүе турында әйткән дә бк.

Фәнүзә Гыйльманова,

тәрбияче  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев