Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Музейларда – тарих

18 май көнне Саба гимназиясенең «Полициянең яшь дуслары» хәрәкәтенең «Бөркеткәй» отряды Казан шәһәрендәге Эчке эшләр органнары музеенда экскурсиядә булып кайттылар.

Әлеге сәфәр  отрядка  11, 12 май көннәрендә  «Костер» лагерында  яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча узган   конкурста җиңү яулап кайту уңаеннан  оештырылды. Укучылар му­зейда полициянең тарихы, киемнәре, кораллары, хезмәт процессында кулланыла торган җайланмалар  белән таныштылар. Шулай ук  төрле сугыш кораллары һәм Бөек Ватан сугышына кагылышлы экспозицияләр, патша заманыннан калган экспонатлар   укучыларда зур кызыксыну уятты. Укучылар музейда 2018 елның 5 июнендә  илдә полиция хезмәте оешуына 300 ел тулуы хакында да мәгълүматлы булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев