МХОга гуманитар ярдәм әзерләүче ханымнарны спектакль карарга чакырганнар
Район яңалыклары

МХОга гуманитар ярдәм әзерләүче ханымнарны спектакль карарга чакырганнар

Изгелек изгелекне тарта

  Олы Кибәче авыл җирлегенең Төбәк авылы волонтерлары махсус хәрби операциясе зонасындагы егетләр өчен даими рәвештә  хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Алар өй токмачы кисәләр, чәкчәк ясыйлар, маскировка ятьмәләре үрәләр. Бу гамәлләргә рәхмәт йөзеннән, һәлак булган МХО катнашучысы Шириев Илназ гаиләсе үз авылы волонтерларына Казанга культпоход оештырып, җавап кайтарган. Алар К.Тинчурин исемендәге театрда "Кияү урлау" спектаклен карарга бардылар. 


Нет комментариев