Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Мы хотим жить!» мәгълүмат сәгате

23 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицееның 8 «А» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе А.С.Галиәхмәтова) «Мы хотим жить!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Әңгәмә башында Россиядә наркотиклар таралуның нинди тиз темплар белән баруы турында сөйләштеләр, белгеч яшьләрнең әлеге бөтендөнья проблемасына игътибарын җәлеп итәргә тырышты.

Балалар наркоманиянең шәхескә катастрофик зыян китерүен белделәр. Ялган, хыянәтчелек, җинаятьләр, гаилә таркалу, үлем-авырулар – болар барысы да наркомания иярченнәре. Шулай ук чара барышында «Пирамида» уенын үткәрделәр, балалар үзләрен урыннарыннан күтәрү өчен бик аз вакыт кирәк булуын күрделәр. Наркоманиянең ничек һәм нинди тизлек белән таралуы турында фикер алыштылар. Балаларга «Два пути» дигән видеофильм күрсәтелде. Чара барышында алар «наркомания» сүзенең нәрсә аңлатуын, кешенең ничек наркоманга әверелүен, моның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында белделәр. Һәр кеше наркотикларның нинди куркыныч хәсрәт китерүен белә. Тик ни өчен наркоманнар саны арта? Балалар бу сорауга җавап бирергә тырыштылар.

undefined

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев