Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Намаз укучылар арасында - хоккей

Шушы көннәрдә Теләче районында төньяк казыятькә кергән Саба, Кукмара,Теләче, Балтач, Арча районы хоккей командалары арасында турнир узды.

Ел саен намаз укучы ир-егетләр арасында үткәрелүче әлеге ярышны кукмаралылар башлап җибәргән булса, узган ел ул Сабада узды, быел традицияне теләчелеләр дәвам итте. «Әлеге уенның максаты — сәламәт яшәүне, спорт белән шөгыльләнүне һәм динебезнең күркәмлеген күрсәтү, мөселманнар арасында бердәмлекне арттыру. Командадагы егетләребезнең күпчелеге намаз әһелләре. Уен бик нәтиҗәле булды, барысына да рәхмәт»,- ди уенны оештыручыларның берсе- Сабаның «Мотыйгулла» мәчете имамы Морат хәзрәт Мияссәров. Белгы турнир Саба ир-егетләренә җиңү китерде.Соңыннан команданың һәр уенчысына символик бүләкләр тапшырылды.

Фәнил Мәхлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев