Саба таңнары
  • Тат Лат
  • “Наркотикларсыз тормыш” конкурсында жиңделәр

    Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» республика рәсем һәм фотографияләр конкурсына йомгак ясалды.

    Ул ике юнәлешне үз эченә алды: «Наркотикларга – юк дип әйт!» номинациясендә - «Рәсем» һәм «Без тормышны сайлыйбыз!» номинациясендә - «Фотография». Әлеге конкурста безнең районнан Саба гимназиясе укучысы Диләрә Закирова һәм  Килдебәк  урта мәктәбе укучысы Ләйсән Сибгатуллина  җиңү  яулады.
    Аларга а конкурс комиссиясе рәисе – ТР буенча ЭЭМның Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе начальнигы В.А. Костюнин исеменнән «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы республика конкурсы җиңүчесе дипломын Россия ЭЭМның Саба эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе инспекторы, полиция капитаны  Раил Габдерахманов  тапшырды. Ул укучыларны җиңүе белән котлады һәм алга таба да уңышлар теләде, шулай ук «Наркотикларсыз тормыш!» дип аталган рәсемнәр һәм фотографияләр конкурсында актив катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: