Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады

Ел саен үткәрелә торган «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе старт алды. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, бәйгене оештыручыларның берсе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтте.

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Җиде буын әби-бабайны белү турында гына сүз бармый, хәзерге вакытта өченче-дүртенче буын туганнарыбызны да белмибез бит еш кына. Бу бит үзе бер хикмәт: әби-бабайларны өйрәнү аша без туганнарны барлыйбыз, гаиләбез ишәя, татулана», - дип билгеләде ул.

Быел чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышлана, шуңа күрә оештыручылар катнашучылардан аеруча сугышта катнашкан туганнары турындагы эшләрне көтүләрен билгеләделәр.

«Конкурс җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Анда катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, ватаныбызны саклаучы әтиләре турында сөйләячәкләр. Иң яхшы эшләр, халык үз ватандашларын белсен һәм горурлансын өчен, бастырылачак», – диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Конкурс 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Оештыру комитетына төрле ысулда эшләнгән гаилә шәҗәрәсен, нәсел турында бер битлек инша, материалларны әзерләүче турында белешмә һәм фотосурәтләрне тапшырырга кирәк. Шәҗәрәне 420025, Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 йорт адресы буенча китерергә яисә электрон рәвештә kitaphane.gailya@yandex.ru адресы аша тапшырырга була.

Конкурска йомгак 27 апрельдә ясалачак. Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, барлык катнашучыларга сертификатлар биреләчәк. Иң яхшы эшләр «Гаилә һәм мәктәп» журналында, «Мөселманнар» газета битләрендә басылачак, шулай ук мәчеттә күргәзмә оештырылачак. Моннан тыш, барлык материаллар мәчетнең рәсми сайтында урнаштырылачак.

Оештыручылар әйтүенчә, бәйгедә катнашучылар шәҗәрә агачы ясау процессында үзләренең ата-бабалары турында бик күп яңа, файдалы һәм кыйммәтле мәгълүматлар белә алачаклар.

«Өченче сыйныфта укучы малайның, гаилә шәҗәрәсен алып чыгып, үз нәселе турында шундый горурлык белән ясаган чыгышы минем хәтеремдә бик ачык сакланып калды: «Менә бу – минем бабам, ул комбайнчы иде, бу минем карт бабам – ул шундый-шундый иде. Ул аны шундый шатлык белән сөйләде, әйтерсең лә җиде буын вәкилләрен үз күзләре белән күргән кебек», – дип мисал китерде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

  • Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән «Гаилә» мәчете тарафыннан үткәрелә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/naselebez-saarase-baigesena-eslar-kabul-itela-baslady-5900092

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев