Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Наши истоки. Читаем фольклор» акциясе узды

“Теле юкның – иле юк”,- ди халык. Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар. 21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Без – татарлар, туган телебез-татар теле. Татар теле... тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

Февраль аенда «Наши истоки. Читаем фольклор» Бөтенроссия Акциясе үтә. 21 февральдә әлеге Акция кысаларында барлык китапханәләрдә дә төрле чаралар уздырыла.

 22 февраль көнне әйдәп баручы методист Шакирҗанова Илсөяр һәм әйдәп баручы библиограф Шамилова Альбина 2 “В” сыйныф укучыларына (укытучылары Нуриева Лилия Фидәил кызы) Бөтендөнья тел көне уңаеннан “Туган телем – татар теле” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар. Чарада укучылар бик актив катнаштылар: “Мәкальне дәвам ит”, “Табышмакка җавап тап”, “Тизәйткечләр”, “Санамышлар”. Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкиятен укучылар бик теләп укыдылар. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән төгәлләнде.

Саба районы балалар китапханәсе мәктәпкәчә   балалары өчен “Күңел байлыгыбыз-балалар фольклоры ” - әдәби сагәть үткәрелде. Әдәби сагәть “Балалар фольклорының тарихы ” презентациясен күрсәтүдән башланып китте. Презентация барышында балалар бик күп сорауларга җавап алдылар, нәрсә ул фольклор,кайчан барлыкка килгән һәм шулай ук балалар фольклорының төрләре белән таныштылар.

Район китапханәсенең уку залында “Мишә дулкыннары” язучылар һәм шагыйрьләр клубының чираттагы утырышы узды. Кичә китапханәче Мостафина Гөлнараның туган телгә багышланган чыгышы белән башланып китте. 

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән илһам алам.

Хәтта кошның да туган теле бар,

Теле булганның гына иле бар.

Бабаларымның иң зур мирасы,

Чиксез галәмнең гүя моңы син.

Яшә мәңгегә

И, туган телем,

Былбыл моңыдай.

И, матур телем.

Очрашуда Саба авылында яшәп иҗат итүче  шагыйрә  Ганиева Гүзәлия  дә катнашты. Ул үзенең тормыш юлы, иҗаты, “Ачкычлар”, “Сәер әтәч”, “Алдадылар” һәм башка  шигырьләре белән таныштырды. Иҗатына карата бирелгән сорауларга җавап бирде.

Презентация балаларда бик күп кызыксыну уятты. Китапханәче Халилова А.Д.   балаларга балалар фольклорының матурлыгын, сихерлеген, хислелеген тоярга мөмкинлек бирде. Китапханәче Халилова А.Д.,  кызларга, киләчәктә әни булгач, баланы ничек йоклатырга икәнен күрсәтеп үтте.  Һәр бер кыз бала аларга әниләре җырлаган бишек җырын искә төшереп җырлап үтте. Шулай ук балалар ничек баланы юатырга, тынычландырып ашатырга ысуллары белән дә танышып үттеләр. Бәйрәм “Зиннәтле-балар фольклоры” дигән китап күргәзмә күзәтү белән тамамланды. Шулай ук без “Туган тел”көне бәйрәмен дә игътибарсыз калмады. Балаларның Туган телләре - татар теле, алар үзләренең белгән шигырьләрен горурланып, татарча сөйләп үттеләр. Чара  бик күңелле үтте һәр бер балага бәйрәм ахырында кечкенә генә бүләкләр бирелде.

Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе Шәмәрдән лицееның 8г сыйныф укучылары өчен (кл.җит. Авхадеева А.В) «Язык – живая душа народа» дигән темага библиографик дәрес үткәрде. Китапханәчеләр Садыйкова Г.Х., Димитриева Е.А. сүзләреннән дөньядагы телләр турында белделәр, туган телебезне ямьсез сүзләр белән чуарламыйча, аны чүпләмичә киләчәк буыннарга тапшыру безгә буыннан-буынга калган мирас. Бу мирасыбызны саклыйк һәм мәңгелек итик. Балалар Н.Исәнбәтнең, Ш.Маннырның, И.Бунинның тел турында шигырьләрдән өзекләр тыңладылар. Дәресебезнең икенче өлешендә практик эш булды. Мәкальне дәвам ит, парын тап, табышмакка җавап бир: - укучылар төрле биремнәрдә актив катнашып җаваплар бирделәр.

 

Шәмәрдән балалар китапханәсе Шәмәрдән лицееның 5г сыйныф укучылары өчен (класс җитәкчесе Закирова А.М.) “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дигән библиоквест оештырды. Милли татар киемендәге китапханә мөдире Галиакберова Р.Х. кунакларны татарның милли ризыгы – чәк-чәк белән каршылады. Китапханәче һәм укытучы Закирова А.М. сүзләреннән балалар татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм татар халык ашлары турында мәгълүмат алдылар. Аннары “Татар халык табышмаклары”, “Татар халык җырлары”, “Бәетләр, мөнәҗәтләр” китапларын кычкырып уку оештырылды. “Тулган ай” ансамбле солисты Садыйкова Миннура апа башкаруында «Кыз бала» мөнәҗәте һәм «Куанычым, шатлыгым минем» бишек җыры яңгырады. Китапханәче Галиакберова Р.Х. балаларга Р.Валиеваның “Энҗе – мәрҗән калфагым...” дигән шигырен сөйләде һәм татар халкының милли баш киеме – калфак тегү буенча мастер-класс күрсәтте. Укучылар зур кызыксыну белән “Мәдәният әһрамы”, “Гомер агачы” дигән китап күргәзмәләре, “Илһам чишмәсе” нәфис күргәзмәсе һәм “Саклап горефне - саклыйк тарихны” дип исемләнгән халык һөнәрләре күргәзмәсе белән таныштылар. Аннан соң балаларга  “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип исемләнгән библиоквест үткәрелде. Укучылар «Тапкырлар» һәм «Зирәкләр» командаларына бүленеп, уенны Г.Тукайның “Туган тел” шигыреннән башладылар. Алар «Тылсымлы сүз», «Ике гөл», «Уйла һәм әйт», «Кайсы команда тапкыррак», «Җырны уйнап күрсәт», «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел», «Тел шомарту»,  «Капитаннар алга!», «Чын татар исеме», «Яңа сүзләр», «Антонимнар лотосы», «Сандык», «А» баскычы», «Рәсем яса» дигән конкурсларда катнаштылар. Конкурслар татар фольклоры һәм шигърияте белән бәйле иде: балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, тизәйткечләр һәм әйтемнәр кабатладылар, шигырьләр укыдылар, лента белән чәчләрен үрделәр, “Күрсәт әле, Габдулла!” һәм “Кәрия-Зәкәрия” дигән татар халык уеннарында бик теләп катнаштылар. Закирова Аделя үзенең классташлары өчен «Карабай» дигән башкорт халык җырын башкарды. Чара тәмле өчпочмаклар, чәк-чәк белән чәй табыны артында тәмамланды. Квестта катнашкан өчен 5г сыйныфына рәхмәт хаты тапшырылды.

 

Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Халыкара туган тел көне” уңаеннан “Сәлам юлла туган телемдә” дигән исем астында хат язу буенча мастер класс уздырдылар.Укучылар хатларның төрләре,хат язу схемасы белэн таныштылар.Электрон хатка кадәрге тарихыбелән кызыксындылар.

Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Нинди гүзәл син, туган телем" мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чара барышында балалар туган тел көненең килеп чыгу тарихы турында белделәр, танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, "Без-туган тел дуслары" викторинасының сорауларына җаваплар бирделәр, туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. "И туган тел,и матур тел" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “И, газиз туган телем” дип исемләнгән Тамчы-шоу уены уздырдылар. Анда Килдебәк мәктәбендә  укучы 5 сыйныф укучылары катнашты. «Язык есть исповедь народа» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичә ахырында катнашучылар бөтенесе бергә “Туган тел” җырын җырладылар.

Ике басу Арташ мәдәният йортында китапханә белән берлектә, “Җидегән чишмә” фольклор коллективына йөрүчеләр белән Туган тел көне уңаеннан «Туган телем – иркә гөлем, Киңдер сиңа күңел түрем” исеме астында әңгәмә оештырдык. Барыбыз бергә “Туган тел” җырын яратып башкардык, татар халкының авыз иҗатына мәкальләргә, әйтемнәргә, табышмакларга тукталдык. Балаларыбызның туган телдә иркен сөйләшүләре белән куандык. Оныкларыбызга чын татар исемнәре кушылган: Инсаф, Зөхрә, Сәйдәш, Зәмирә, Мәликә, Иркә, Сөмбел, Әдилә һ.б. атап сөендек. “Туган тел – газиз тел”, без үз телебездә аралаша алуыбыз белән чиксез бәхетле икәнебез турында озак сөйләштек.

Мингәр авыл китапханәсендә Сабай авыл клубы белән берлектә Мингәр һәм Сабай авылы өлкәннәре очрашу кичәсе үткәрелде. Кичә барышында, Туган тел көне уңаеннан, “Газиз туган телем” дип аталган интеллектуаль викторина үткәрелде. Викторинада “Тапкырлар” һәм “Зирәклэр командалары көч сынашты. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.

Олы Нырты авыл китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә Халыкара Туган тел көне  уңаеннан " Наши истоки. Читаем фольклор" акциясе кысаларында китапханәгә йөрүче укучыларга " Халык җәүһәрләре"  тематик күргәзмә  һәм чиратлашып кычкырып уку көне уздырдылар . " Халык җәүһәрләре" күргәзмәсенә бәетләр, әкиятләр, татар халык табышмаклары, балалар фольклоры дигән китаплар һәм кулдан эшләгән бәйләгән һәм чиккән кульяулык , калфаклар куелды күзәтү ясалды.
Соңыннан балалар чиратлашып бәетләр , әкиятләр һәм табышмаклар әйтештеләр , пазллар җыйдылар.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев