Ни хәлең бар, яшьлек?
Яшьлекнең һәр көне бәйрәм дисәләр дә, календарьда 27 июнь Яшьләр көне буларак билгеләнгән. Бу көн яшьләрнең җәмгыятьтә тоткан ролен билгеләү, фикерләрен ишетү, гомумән, яшьләргә игътибар-хөрмәтне арттыруга юнәлгән. Районыбызда 30 яшькә кадәрле 13 меңгә якын кеше яши. Бүгенге яшьләрне ниләр борчый? Нинди проблемалары бар? Районыбызның актив яшьләренең берничәсеннән шулар хакында сораштык.
Альбина Гүзәлова: Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәсьәләләре буенча рәис киңәшчесе һәм аграр яшьләр оешмасының Саба бүлекчәсе рәисе буларак, мине иң борчыган сорауларның берсе яшьләрне авыл җирлекләренә җәлеп итү дип саныйм. Яшьләрнең авылга кайтмавы – иң көнүзәк проблема. Шулай ук төп проблемаларның берсе – яшьләрнең уку йортларын тәмамлаганннан соң эшкә урнаша алмау мәсьәләсе.
Динар Ногманов, шәхси эшмәкәр: Яшьләрнең үз проблемалары. Мәктәп чорында имтиханнар борчыса, студент булгач, уку, курс эше, диплом язу, акча җиткерү турында уйлыйсың. Инде дипломлы булгач, яшьләр алдына эшкә урнашу мәсьәләсе туа. Ә үземә килгәндә, бу борчуларны үттем, хәзер инде яңа стадиягә җиттем. Инде мин югары уку йортын тәмамладым, яраткан эшемне башкарам. Белгәнебезчә, эш табу –Сабада иң зур проблемаларның берсе. Яшьләр шуңа да шәһәрдә калу ягын карый. Бүген инде минем алда тормыш сораулары тора. Киләчәктә нишләргә? Гаилә корыр вакыт җиттеме? Гаилә кешесе булу стадиясенә килеп җиттемме мин, юкмы? Шулай ук үземне борчыган төп мәсьәлә – вакыт белән акча җитмәүдә. Яшь барган саен финанс борчуларын икенче төрле сораулар алыштыра дип беләм. Акчасы да, вакыты күп булган кешеләрне бөтенләй икенче проблемалар кызыксындыра башлый. Кыскасы, һәр шәхес индивидуаль. Тормыш тудырган вак-төякләрне проблемага кертеп торасы юк, алар һәркемдә бар.
Гөлнара Мостафина, китапханәче: Шәхсән мине экология мәcьәләсенең бүгенгесе, киләчәге нык борчый. Әйләнә-тирәбезнең чисталыгына кагылышлы бер генә мәсьәләгә дә битараф кала алмыйм. Табигатьне яшелләндерүгә үз өлешемне кертергә тырышам. Быел да Сабада үзем белгән җиргә 100 төптән артык агач утырттым. Яртысы гына үсеп китә алса да, хезмәтем бушка китмәгән булачак. Югыйсә, бу эштә яшьләрдән һәркем катнаша ала. Тирә-юнебезгә карата битараф булмасак иде.
Фото: https://pixabay.com | Foundry
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев