Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әниемә тапшырылмаган хат

Файзханова-Мөхәммәдиева МаҺитап Файзхан кызы истәлегенә

Әниләргә багышланган район конкурсына

Әниемә  тапшырылмагын хат

Файзханова-Мөхәммәдиева МаҺитап Файзхан кызы истәлегенә

  Исәнме, кадерле әнием! Әни менә җибәерелми калган хатмы буген язып бетереп Сиңа салмакчы булам. Әни, ничек хәлләрегез? Ничек яшисез? Мин әзерләп калдырган ризыклар малларга җитәме? Күршеләр ничек яшәп ятарлар? Туганнарга, дусларга   күп сәламнәр.

 Әни без монда исән-сау укып һәм яшәп ятабыз. Төрле халыклар. Мин зам.староста, 14 кешедән безнен группада 9 милләт вәкиле. Төрле дөньяга караш, төрле тәрбия. Иртән торырга яратам өйдәге кебек . Ике кыз безнен яндагы паркта һәр көн йөгерәбез. Дәресләр сәгать иртәнге 8 дән 3кә кәдәр. Буш вакытта музей, театр, концертларга барырга тырышабыз.

  Әни, без синен белән бер җан кебек. Мин синең аз гына авыртканыңны да тоям. Озакламый кайтырмын. Мин бит сине беркайчан да калдырганым юк. Менә бу китүне дә, апай бала белән кайтып торам диеп әйтмәгән булса, мин бармаган булыр идем, нинди дәрәҗәле уку булса да.

 Әни син сөйләгән барлык истәлекләр күз алдыннан үтте. Син нинди тулы, бай, данлыклы,тырыш, хезмәт сөючән гаиләда үскәнсен. Ишмөхәммәт бабайнын  төрле игеннәр үскән күпме җирләре булган! Ул данлыклы тары, арыш, бодай, борай басулары...  Анда җырлаган такмакларны елмаеп искә алам. Әбиен бу дөньяны куйгач, ничек син зур мендәрне (сиңа анын истәлеге итеп биргәч), тузанлы юлдан тартып алып кайткансын. Синен әтиеннең совет чоры башлангач – үзләренен күп чабышчы атлары белән поҗарный ачулары – бабаларыбыз чор үзгәрешләрен тоеп яшәгәннәр. Ул чабышчы атлар Сабантуйлар җиткәндә уйнаклап торалар иде диеп сөйләүләрен искә төште, Сарытауда беренче татар Сабантуен уздыруда каткашканда. Татарларны атсыз күз алдынада китереп булмый бит!

 Әни без монда кәбестә, бәрәңге, кишер басуларында эшлибез.  Алдынгыда бара безнең группа. Шушы басуларда эшләгәндә 10 яшеңнән синең  (Яна Сон) Парный басуларында Бәдәр-чибәр җинги белән урак урганны сөйләгәннәренне искә алдым. Син кечкенәдән бик тырыш булгансын. Парный тауларыннан атларыгызга ташыган суларың күпме булгандыр? Эшнең төрлесен эшләргә туры килгән, әни, сиңа. Әле Маһирә сенлеңне дә укытырга булышкансың (миндә ана карап укытучы һөнәрен сайлаганмындыр ахрысы). Үзеңә искечә генә укырга туры килсә дә, Әни син  халык университетын бетергән кебек белемле иден. Яшүсмер чакта нинди генә колхоз басуларында әшләргә туры килмәгән сина: урман кисү, кап сугу  Марзия, Разия иптәш кызларын белән. Ул каплардан су да акмаган; Агробас, Пятилетка, Берсут басуларында... Мондагы кибәннәрне күргәндә – син сөйләгән җир туңганчы колхоз басуларыннар кайтып керми идек ди иден, сулар каткач кына кайта идек диеп сөйләден, бозлы сулар белән битне юып ничек суыклар тимәгән? Шамсурый сенлен турында да еш искә ала идең. Ул бик тырыш иде, колхоз рәисе иде диеп. Мине гел шул сеңлең белән чарыштыра иден. Нык булгансыз – алдагы матур киләчәккә ышанып яшәгәнсез!

  Ләкин тормыш бер урында тормаган, вербовка белән нык яшьләрне СССРның төрле почмакларына эшкә җыйганнар. Син дә бу ил чакыруыннан калмагансын. Шәмәрдән станциясендә вербовщигыгыз акчаларыгызны алып качкач – булачак әтием ярдәмгә килгән. Аллаһ Тәгалә сезне юкка гына кавыштырмагандыр. Берегез матур, икенчегез батыр булган. Бергәләп гаилә корып  - Сез Уралда чуен юлда шпаллар салгансыз, Донбасс шахталарында бергәләп кумер чыгаргансыз. Ул вакытта украин, татар, рус һәм башка милләтләр вәкилләре бер берсе белән ярдәмләшеп дус, тату яшәгәнсез. Украин хатын-кызлары кечкенә баладан алып- олыларга хәтле бар киемнәрне  дә матур итеп чигеп киертә иде диеп сөйли идең. Син дә кул эшләрен бик күп белә иден. Безгәдә тегү, чигү, бәйләүләрне өйрәттең. “Саба дулкыннары” конкурсларында лаеклы урыннар алдың. Ул син суга йөргән урамнар, җиләк-җимеш агачлары арасыннан баруларын күз алдына килеп баса. Ничек вакытларың җиткәндер ике кызны карарга, өйне пөхтә итеп тотарга, эштән калмаска.

 Сугыш җилләре  исмәсә, сез аннан китмәгән дә булыр идегез. Ләкин әтиебез дөрес карар кабул иткән. Шахтерлар бригадасы белән  руслар, башкорт, кытай, башка милләт вәкилләре белән дус яшәгәнсез. Татар халкы кая гына таралмаган, нинди генә эшләрдә эшләмәгән!

  Әни, әти сине дөрестән дә каты яраткан. Балаларының Әнисе булганга күрә каты авырта башлагач, Сине Ерак Сахалин җирендә калдырмаган – үзенен яраткан туган төбәге Сабага алып кайткан. Матрослар: “Хатының терелми инде, 40 градус температура белән авырта, балыкларга гына калдыр” дисәләр дә, әти сине алып кайтып җиткерә, терелтә алган. Әгәр әти шул вакытка дөрес карар кабул итмәгән булса – без дә сезнең 6 кызыгыз бу дөньяга килмәгән булыр итек бит.

Ләкин сөенечле кайту озакка сузылмый – сугыш башлана. Сез шундый авыр елларда да бер-берегезгә терәк булгансыз. Япон сугышында, шахта җәрәхәтләре төзәлеп бетмәсә дә – әтиебез өч авылга тимерче булып эшләгән. Авыр булса да сыер асрагынсыз, ару-талуны белмичә басу-кырларда, сложный молотилкаларда эшләгәнсен.Тамаклары туймаган, өстләренә кием булмаган, әтиләр ясап биргән чабаталар Шәмәрдән станциясеннән икмәк тартыр алып төшкәнче аяк тиресе канга хәтле уелып бетә иде идең. Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшли идек диеп сөйләгәннәрен һаман да колакта янгырый. Сезнен куллар белән урган икмәкләрсез Бөек Җиңү булмаган булыр иде.  Әни Сезгә исән калганнар исеменнән, синен исемең дә барлык әниләргә баш иябез!

 Ә сугыш вакытында сезнен балалар безнен абый-апайларыбыз күпме күргән? Сез басуда эштә булганда, 3-4-5 яшьлек сабыйлар - Сугыш елы балалары,  үзләре генә калалар диеп сөйли иден. Аларда үз җилкәләрендә  сугыш җилләрен тойганнар. Ачлык, ялангачлык, суык өйләр – ә горур татар халкы үз җилкәсендә олысы да-кечесе дә җинеп чыга! Күпме сабыйлар авыр хезмәтне күтәргән әниләрне дөньяга килеп кенә китә. Синен дә Корбанбикә кызын – безнен апаебыз 40 көннән сән дөнья куя!

  Сугыштан сон да Сез күп авырлыклар күргәнсез. Ләкин сынмагансыз, сыгылмагансыз! Сабада әтиебез белән колхозда эшләгәнсез. Карл Маркс исемендәге колхоз амбарында охран торгансың, больницаларга траншеялар казып сулар керткәнсез. Әни син үстергән кәбестәләр, яшелчәләр күргәзмәләрдә торган. И хәзер булсаң Әни Синдә  авыл хуҗалыгы алдынгылары рәтендә булыр идегез! Сезне алда без – балаларыгыз баш иябез! 

  Әни-әти Сез безне үстерер өчен күп тырышлык куйдыгыз! 10 бала табып (икесен югалтып, берсен Сахалинда калдырып) 8 баланы тәрбияләп, күңел җылысын биреп үстердегез. Укытып, аякка бастырдыгыз, фатихагызны биреп 6 кызны тормыш юлына кертеп җибәрдегез. Күп - алты киявегез Сезнен белән Әни горурландылар. Алар исеменнән дә, онык-оныкчыклар исеменнән дә Зур рәхмәт  Әни сиңа! Әни син иң хөрмәткә лаек Герой-аналарнын берсе идең. Байлар Сабабызнын күрке – матур, гадел, пөхтә, чиста, унган, булган, әш сөючән, хөрмәткә лаек Зат – шәхес идек. Күп кенә сабалылар сине һаман да хөрмәт белән искә ала.

 Синен бакчада үстергән матур хуш исле чәчәкләрең бүгендә күз каршында. Синең табигать яратуың, әтиебезнең тальян гармунда уйнап, синен күп җырлыр көйләвен, иҗат иткән күп шигырьләрең миңа да иҗатка көч бирә иде. Син безнен барыбызны тормышны сөяргә өйрәттен. Авыр чакларда нык булырга, башны өскә күтәреп җиңеп чыгарга өйрәттегез!

   Әни синең чисталыгыңа, пөхтәлегеңә сабалылар шакката иде, халыкнын абруен казандың. Синен тәмле пешергән ашларын, татлы, туклыклы, гел җылы ризыкларын тәме һаман саклана. Күршеләрне, кергән мосафирлардан ризакларын белән сыйлый иден. Юмарт иден. Үз яхшылыкларың үзеңә күпләп кайтсын иде.   Әни, син әти безнен арадан киткәндә 65 яшь генә иден. 45 ел матур, тату тормыш кичердегез. Беркайчан да бер-берегезгә авыр сүзләр әйткәнне ишетмәдек. Бер-берегезне хөрмәт итеп яшәдегез. Дөрес, дөнья булгач төрле чаклар булгандыр. Ләкин Син безгә, дөрес тәрбия бирә алгансың – олыларга олы, кечеләргә кече итеп карый белдек. Әтине, 10 яшендә әти-әни назыннан калганы өчендер, бик  хөрмәтләп тордын, син тәрбия аша бездә аны хөрмәт иттек.

Әни, синен җылы безне назлаган җылы кулларыннын назы, күк зәнгәрлегендә матур сөйкемле күзләрен, арыш төсендәге калын толымнарын күз алдында. Әтием сина тикмә генә гашыйк булмагандыр. Син татар халкынын ин матур кызларыны берсе булгансындыр.Ә инде Син горур, кулыннан бар әш килә торган - әтиемә гомер буе турылык сакладын.Гомумән татар егетләре шундый булырга тиеш бурландыр. Әтиебездә бит үз гаиләсын узе тәрбияләп устерде. Гомумән Әни-Әти Сезгә исән чакта һәйкәл куярлык иде.

 Бәхетле, моңсуланган көннәрдә дә без үз әниләребезне искә алабыз. Безнең яннан китсәләр дә, алар безнен янда. Рухлары атнакич, җомга көннәрне кайта диеп дөрес әйтәләрдер. Әни безгә күркәм сабырлыклар теләде. Ник болай әйтә диеп аптырый идем. Әниләр яннан киткәч кенә анлыйсын икән бу сүзләрнен тирәнлеген. Күнел нечкәлекләребездә безгә әниләрдән күчә дер. Кунел туган чакларда җылыйбызда, җырлыйбызда, моңнар да  - Әниләрдән  күчкәндер.Тормыш давылларына бирешмәскә Әниләрдән килә бу көч тә. Һәрберебезгә Әниләр бер генә. Ләкин кемдер бу дөньяда 1 бала үстерсә, безнен әниебез 10 табып, әтиебез белән, үз көчләре белән 9 бала тәрбияләп устерә. Мондый Әниләргә исән чакта Һәйкәл куелырга тиеш. Аларга  инде медальләр исән чакта бирелмәсә дә – Ана даны медаленә лаеклы кеше иден. Алар бөтен гомерләрен эш белән беррәттән бала тәрбияләүгә багышлаган. Авыр чакларда көенеп, янып, шатлыкларга, унышларыбызга сөенеп яшәделәр. Бер кайчан елаганнарын күрмәдек. Дөрестән дә, әниләр һәр беребезгә иң якын кеше. Ләкин безнен әни кебеге җырдагы кебек, берәү генә.

  Әни, белгән догаларыны гына өйрәтеп калмадын, үзеңнән соң үзенә дога кыла торган балалар калдырдың. Синен рухына кылган догаларыбыз, укып чыккан Коръәннебез сина дога булып ирешсен. Урыннарыгыз җәннәттә булсын. Безгә. якыннарына, кешеләргә иткән синен изгелекләрен күпләп үзенә кайтсын. Исән чакта әни иң матур киемнәрне, тәмле ризыкларны сина алып кайтырга тырыштык. Синен яхшылыгын, Әнием  - алтын бөртегем, санап бетергесез. Рухларың шат булсын, тыныч бул – син гел безнен күңел түрендә Син. Иткән яхшылыкларың чиксез, барлык яхшылыклар Синнән ӘНИ. 3 кыз үстергән әниләр җәннәткә керә диелгән китапта, Әни син 9 кыз табып. 7 кыз тәрбияләп үстерден. Икелә-өчләтә артыгырак – Аллаһ Тәгалә үзе биргән сиңа бу зур байлыкны.

Без аның белән горурланабыз, яратып кына искә алабыз, Ул балалары, кияү, онык-оныкчыклары күңелендә мәңгегә якты нур булып кереп калыр.

Онык-оныкчыкларың, кияуләрең, кызларың Миңниса, Рамия, Венера, Суфия, Рузия, Нурзия исеменнән кече кызын Розалия Мөхәммәдиева. Әниебез истәлегенә бу язманы язып чыксагыз күк әниләргә үрнәк булыр иде, без бик ихтирамлы булыр идек.

Урыннарыгыз җәннәттә булсын.

 29 ноябрь 1990-2015 ел  Сарытау-Байлар Сабасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев