Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«НИГӘ АТЛАР ҖИГЕП КИЛМӘДЕГЕЗ?»

Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Сабаның күркәм 80 урамыннан һәм милли гореф-гадәтләрне саклап килүче авылларыбызда да бу көннәрдә бирнә җыю бәйрәме булды.

Район үзәгендә әлеге йоланы мәдәният йорты хезмәткәрләре башлап җибәрде. “Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй. Аның иң матур һәм борынгыдан килгән өлеше – бирнә җыю. Бу йола ел саен үзгәреп бара, ләкин без элекеге гореф-гадәтләрне онытмыйча, милли киемнәр киеп җырлап һәм биеп урамнар буйлап узабыз”, – ди Энҗе Нурисламова. Бәйрәмдә беренче итеп Бикет урамында гармун тавышлары яңгырады. Шулай ук Октябрь һәм Ленин урамнарында да татар халык җырларын сузып, биеп, Сабантуй батырлары өчен бүләкләр җыю оештырылды. Беренче йортның капка төбендә бик зур бүләк тотып, бирнә җыючыларны Гөлүсә апа Кадыйрова шатланып каршы алды: “Ел саен Сабантуйны зарыгып көтеп, зурлап бәйрәм итәбез. Бирнәгә дә бүләкнең яхшыларын гына бирәбез. Без ат ярыш­ларын, көрәшне, чүлмәк ватуны һәм концертларны калдырмый карап барабыз”, – ди ул. Шул ук Бикет урамы буйлап узганда, каршыбызга Фәния апа Гарипова чыгып, яшь вакытларын искә төшереп, безгә элек ничек бирнә җыйганнарын сөйләп үтте: “Безнең заманда бирнәне сабантуйга берничә көн кала җыялар иде. Егетләр гармуннар тотып, кызларны атларга утыртып, җырлатып, өйдән-өйгә кереп, такмаклар әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр иде. Өй хуҗалары чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар иде. Бик матур була иде, хәзерге яшьләр әлеге бәйрәмне онытмаулары күңелемне шатландыра. Җигелгән ат кына җитми инде”.

Автор фотосы

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев