Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Нургали оныклары» төбәкара слет призерлары

Слетта Мари Иле Республикасыннан, Чувашиядән һәм Татарстаннан, шулай ук Түбән Новгород өлкәсеннән 136 кеше катнашты.

 

Узган атна азагында «Шап» сәламәтләндерү комплексы» ДУП (Мари Иле Республикасы) базасында мәктәп урманчылыкларының төбәкара слеты узды. Слетта Мари Иле Республикасыннан, Чувашиядән һәм Татарстаннан, шулай ук Түбән Новгород өлкәсеннән 136 кеше катнашты.

Татарстаннан Саба районының Лесхоз УББМ «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары чыгыш ясады. Өч көн дәвамында яшь урманчылар остазларыннан яңа белем һәм күнекмәләр алдылар, урман тармагы һөнәрләре белән якыннан таныштылар, төрле мастер-классларда катнашып, командалар арасында ярыштылар.

Слет йомгаклары буенча «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында катнашучылар команда зачетында 2нче урынны алдылар. Команда шулай ук «Марий Иле Республикасының мәктәп урманчылыкларына-55!» котлау открыткалары конкурсында 2нче, ә Илүзәр Кәшапов «Иң яхшы яшь урманчы» номинациясендә слетта җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев