Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Нырты» җәмгыяте базасында авыл хуҗалыгы комплексы мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде

Чарада районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, агрономнар һәм зооветеринария белгечләре катнашты.

14 нче августта җаваплылыгы чикләнгән  "Нырты" җәмгыяте  базасында авыл хуҗалыгы комплексы мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде. Чарада район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, агрономнар һәм зооветеринария белгечләре катнашты.

Семинар барышында терлекчелек өлкәсендәге хәл-әхвәл, уңыш җыю эшләренең барышы һәм киләчәк чәчү эшләре буенча бурычлар тикшерелде.

Белгечләр тәҗрибә уртаклашып, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңа казанышлар һәм алдагы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев