Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Өченче яшь» республика спартакиадасыннан райондашларыбыз җиңүче Кубогын алып кайттылар

26 майда Казанда XIII Республика пенсионерларның «Өченче яшь» Спартакиадасы финалы узды. Анда Саба районы командасы иң яхшы әзерлекле булуын күрсәтте.

Сабалылар түбәндәге спорт төрләрендә катнаштылар:
Дәүләтшин Азат (Урта Саба), Галимуллина Хәния (Шәмәрдән) - 1000 метрга йөгерү
Мостафин Рамил (Яңа Мичән), Ханнанова Таскира (Б. Сабасы) - 50 м йөзү.
Карамышев Михаил (Шәмәрдән), Фәйзрахманова Рузалия (Б. Сабасы)  - өстәл теннисы
Гасимов Равил (Б. Саба), Кириллова Светлана (Б, Сабасы)  -дартс
Башаров Фәннур (Югары Утар), Сергеева Зоя (Шәмәрдән) электрон коралдан ату.
Кәримов Рәшит (Саба) Бәшәров Фәннур, Сергеева Зоя, Галимуллина Хәния, Гасимов Равил, Кириллова Светлана комплекслы эстафета.
Карамышев Михаил, Фәйзрахманова Рузалия, Дәүләтшин Азат, Светлана Кириллова һәм эстафета командасы үз төрләрендә 1 урынны яуладылар һәм Спартакиада чемпионнары булдылар.
Галимуллина Хания 1000 метрга йөгерүдә 3 нче урынны алды. Калган барлык катнашучылар да югары спорт нәтиҗәләре күрсәттеләр. Гомуми зачетта Саба районы командасы 1 урынны алып, Спартакиада кубогын яулады.
2 урын-Әгерҗе районы командасында.
3 урын-Биектау районы командасында.
Ярышларда  республикабызның 31 районы командалары катнашты. Бүләкләү тантанасында призерларны  Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев  һәм "Россия пенсионерлары берлеге" Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина тәбрикләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев