Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Олимпия өметләре» ярышларында райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясады

Чиләбе шәһәрендә узган Бөтенроссия яшүсмерләр ярышларында сабалылар призлы урыннар яулады

   Чиләбе шәһәрендә «Олимпия өметләре» бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда Татарстанның яшь бадминтончылары катнашты. Алар арасында Саба-Арена" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр- Галимуллин Рәсүл, Гөбәйдуллина Ралина һәм Сафин Агләм дә катнашты. Безнең тәрбияләнүчеләр 6 медаль яулады: Гөбәйдуллина Ралина катнаш парлы разрядта чемпион булды, шулай ук парлы катнаш разрядта 2 урын һәм ялгыз разрядта 3 урын яулады. Сафин Агләмнең парлы разрядта 2 урыны һәм ялгыз һәм катнаш разрядларда 3 урыны бар. Райондашларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев