Өлкәннәргә район эчендә җәмәгать транспортында йөргән юл чыгымнары өчен компенсация акчасы түләнә
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитеты 2025 елның 15 октябреннән 15 ноябренә кадәр районның муниципаль маршрутлары буенча җәмәгать транспортында йөрү чыгымнарына компенсация бирү турында хәбәр итә.
Компенсация Саба районында яшәүче 1961 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атларга, 1966 елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызларга биреләчәк.
Компенсация алу өчен гариза, юл йөрү билетлары, паспорт күчермәсе, күчерү өчен счет реквизитлары, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк.
Компенсациягә документлар 2025 елның 30 ноябренә кадәр Саба муниципаль районы Башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе секторында түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Байлар Сабасы ш., г. Закиров ур., 52 йорт.
Гариза һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык формалары белән тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта алырга мөмкин: http://saby.tatarstan.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев