Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәр көне уңаеннан хәзрәтләр тәбрикләнде

Район мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышында Өлкәннәр көне уңаеннан хөрмәтле имамнар тәбрикләнде. Хәзрәтләрне Саба районы прокуроры Зөфәр Абитов, Саба районы үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов һәм Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов котлады.

Алар хәзрәтләргә фидакарь хезмәтләре, җәмгыятьтә дини гыйлемне арттыру һәм халыкны әхлакый тәрбияләү өлкәсендәге тырышлыклары өчен, шулай ук район һәм авыл җирлекләре тормышында актив катнашканнары өчен олы рәхмәтләрен белдерде.Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт истәлек бүләкләре тапшырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X