Олы Кибәче авылында чыккан янгында өлкән яшьтәге ир-ат һәлак булган
Район яңалыклары

Олы Кибәче авылында чыккан янгында өлкән яшьтәге ир-ат һәлак булган

3 нче гыйнвар көнне иртән Олы Кибәче авылында янгын чыккан.

Бу турыда 06.10 сәгатьтә 112 бердәм номерына хәбәр килгән.
Янгын шәхси йортның йокы бүлмәсендәге әйберләргә ут кабудан чыккан. 4 квадрат метр мәйданга зыян килгән,  янгын сүндерүчеләр вакытында килеп, янгын тулысынча сүндерелгән.
Янган әйберләр арасында 63 яшьлек ир-атның мәете табылган. Янгынның сәбәбе ачыклана.

 

Бәла аяк астында. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!


Нет комментариев