Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Кибәче «Кубәләк» балалар бакчасында «ФДББС кысасында хезмәт тәрбиясе» дигән темага район зона семинары

Кичә Олы Кибәче «Күбәләк» балалар бакчасында «ФДББС кысасында хезмәт тәрбиясе» дигән темага район зона семинары булып узды.

Беренче эш итеп балалар бакчасы мөдире Хабибуллина Сирена Нургаян кызы бакчанын эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Алга таба кечкенәләр төркемендә “Кунакларга тәмле бавырсак” темасына тәрбияче Юзеева Люция Кадир кызы белем бирү эшчәнлек уздырды. Балалар “Төлке белән торна” әкиятен тыңлаганнан сон үз куллары белән бавырсак ясадылар. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Мухеметшина Диләрә Фоат кызы кунакларга “Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи”  темасына интеграль шөгыль курсәтте. Кунакка пешекче һәм балта остасы эти-эни чакырылган иде. Алар балалар белән берлектә печенье пешерделәр һәм  сыерчык оясы ясадылар. Балалар татар халык уены “Зәлидә” не уйнап күрсәттеләр. Мастер-класста татар хатын-кызларының баш киеме – калфак тегү күрсәтелде. Соңыннан балалар бакчасының бу юнәлештәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев