Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты авыл җирлегендә еллык отчет җыелышы

4 февральдә Олы Нырты авыл җирлегендә еллык эшчәнлек буенча гражданнарның отчет җыелышы булып узды. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа» һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.

1. Олы Нырты авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2020 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.

2.Участок вәкаләтлесе Сәхәбиев Алмаз Альбертович чыгышы.

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы.

4. ДКУ «Саба урманчылыгы» участок урманчының 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек чаралары һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.

5. Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стерильләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.

6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.

7. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Р.З.Сәфәргалиевның 2020 елда эшләгән эшләргә еллык отчеты һәм 2021 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

8. Узган елгы җыенда бирелгән сорауларның үтәлеше

9. Сораулар, тәкъдимнәр.

10. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң халыкны борчыган сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.

Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев