Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты авылында Авыл кичлэре

16 март конне Олы Нырты авылында Саба бүлекчәсе РОО «Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе»проектына нигезләнеп яшь хезмәткәрләр һәм авыл хуҗалыгы ООО «Нырты» предприятиесе катнашында Авыл кичлэре утте.

Кичәне Олы Нырты һәм  Ике басу Арташ мәдәният хезмәткәрләре театральләштерелгән тамаша бн ачып жибәрделәр.Кичәдә яшь белгечләр «Поле чудес» уенын уйнадылар,  ә җырлар, биюләр һәм театральләштерелгән тамаша бн тамашачы кунелен яуладылар.

Саба бүлекчәсе рәисе Гузялова Альбина  билгеләп үткәнчә, проектның максаты булып авыл яшьләренен иҗади эшчәнлегенэ гыйльми кызыксыну уяту  тора. Ильяс Илдус улы Давлетзянов ООО СХП «Нырты»- җитәкчесе эйтуенчэ бу кичәдә Арташ ООО СХП и Нырты бригадаларында эшләуче хезмәткәрләр катнашты. Район Профсоюз комитеты рәисе АПК Гөлназ Нигаметзянова билгеләп үтүэнчә, СХП «Нырты» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча һәрвакыт алдынгы урыннарны били, шулай ук нәкъ менә әлеге оешмада бик күп яшь белгечлэр уз хезмэтлэрен куялар.

Саба бүлекчәсе РОО «Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе» күрсәтелгән ярдәм өчен бу проектны гамәлгә ашыру җитәкчесе ООО "СХП «Нырты» Давлетзянову Ильяс улы Илдусовичка , сценарий авторларына: ООО" СХП «Нырты» баш экономисты - Валиева Ильдария Салим кызына, Олы Нырты авыл мәдәният йорты җитәкчесе - Гаффарова Гөлназ Раиф кызына, Ике басу Арташ СДК җитәкчесенә – Мөхәммәтҗанова Раилә Равил кызына узенен рәхмәтен белдерә.

Әйтеп үтәргә кирәк, гамәлгә ашырылып баручы проектлар«Татарстан Республикасы Авыл яшьләре 2014-2020 елларга» « физик культура, спорт, туризмны һәм яшьләр сәясәтен башкаруның нәтиҗәлелеген арттыру дип исемләнгән дәүләт программасы  2014-2020 елларга Татарстан Республикасында».

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев