Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты авылында кич утырулар

Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә авылыбызның иң матур җиренә урнашкан – Җәлил урамында "Авылым кичләре" дип аталган кич утыру оештырдылар. Әлеге чарага хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Олы Нырты авылы кызы Габбасова Рушания апа кунакка чакырылды. Әлеге кичәдә аның "Күңелемнең тирән серләре" дип аталган шигырьләр китабы авылдашларга тәкъдим ителде. Әлеге җыентыкта авылдашыбызның күңел хисләре шигьри юллар аша язылган.

Капка төбенә утырмага килгән олысы-кечесе рәхәтләнеп җырлап, биеп күңел ачты. Кичәнең тагын бер кунагы гармунчы җырчы Саимә апа булды. Ул җырлары аша туган ягына сагыну хисләрен җиткерде. Капка төбендә утыручылар самавырдан тәмле чәйләр эчеп рәхәтләнеп ял иттеләр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев