Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Шыңар авылында яшәүче Набиуллина Рәйсә Гыйлметдин кызына - 90 яшь

Россия Президенты Владимир Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук “Туган Як” җәмгыяте директоры Мөхәмәтов И.Ш. һәм Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә кушылды.

Набиуллина Рәйсә Гыйлметдин кызы 1932 елның 2 мартында Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында дөньяга килә. Рәйсә апа сугыш башланганда 1 сыйныфны гына тәмамлаган була. Сугыш башлануга әтиләре сугышка китә. Аннары 1924 елгы Имаметдин абыйсы белән 1926 елгы Кыяметдин абыйсы икесе дә сугыштан бик авыр яраланып кайталар. Рәйсә апа шул ике абыйсын тәрбияли. Әниләре көн саен эшкә чыгып китә, абыйлары янына кеше кирәк була. Бер абыйсы 1 ел бик азапланып яткач үлеп китә, икенчесе дә тернәкләнеп китә алмыйча 4 елдан дөнья куя. Сугыш еллары бик авыр булса да кечкенә кыз сынатмый, авырсынмый, сабыр итә, чөнки абыйларын бик ярата. Эштән дә куркып тормый, урагын да ура, плугарь булып та йөри. Сугыш беткәннән соң да тормыш җиңел булмый, Рәйсә апа да эштән калмый, уракка, тырмага йөри, фермада да эшли. 2 ел рәттән 3әр ай торф чыгарырга бара. Аннары 1 ел Чиләбедә, йорт салуда эшли, кирпеч белән раствор ташып торалар.

1958 елның 12 мартында Олы Шыңарга килен булып төшә ул. Ире Нәҗип абый да 1932 елгы.Рәйсә апа белән Нәҗип абый өч малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Нәҗип абый 2016 елда вафат була. Рәйсә апаның бүгенге көндә 11 онык, 9 оныкчыгы бар. 1968 елда “Ана медале” белән бүләкләнә ул. Медальләре арасында Бөек Җиңүнең түгәрәк даталарына бирелгәннәре дә, тырыш хезмәтләре өчен бирелгәннәре дә шактый. Бүгенге көндә Олы Шыңар авылында улы Илфат, килене Диләрә тәрбиясендә яши. Илфат татарча көрәшкә өйрәтү буенча тренер,”Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы”, аның укучылары көрәш төрләре буенча республика күләмендә призлы урыннарны алып киләләр. Икенче улы Илсур Нәҗип улы Нәбиуллин - татарча көрәш буенча Татарстанның спорт остасы. “Барлык балаларым да әйбәт булдылар, аллага шөкер, - ди Рәйсә апа. Кулыннан бервакытта да төшермәгән тәсбихын тартканда “Сугыш еллары да, сугыштан соң да бик авыр булды, бүтән андый михнәтләр күрергә язмасын иде беркемгә дә, хәзер тормышлар әйбәт, аллага шөкер, мине шулай яхшылап тәрбияләгән балаларыма, киленнәремә саулык-сәламәтлек телим, исән-имин яшәсеннәр“- дип дога кыла Рәйсә апа.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев