Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары җәйге каникулда ял итеп кенә калмыйлар, аны файдалы итеп үткәрергә тырышалар.
“Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне” – дип әйтәләр борынгылар.
“Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне” – дип әйтәләр борынгылар. Безнең Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары җәйге каникулда ял итеп кенә калмыйлар, аны файдалы итеп үткәрергә тырышалар.
Мәктәбебез бакчасы бик зур, аннан уңыш алыр өчен бик ныклап эшләргә кирәк. Мәктәп укучылары һәм укытучылары барлык җимеш бирә торган куак – агачлардан сый-хөрмәтне, яшелчәләрне вакытында җыеп баралар. Быел уңыш искиткеч, барысы да тырыш хезмәтебез нәтиҗәсе!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев