Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Оста-Саба» чемпионатында булачак журналистлар көч сынашты

Чемпионатта 29 укучы үзен сынап карады

Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Басма журналистика" компетенциясе буенча укучылар арасында "Оста-Саба" чемпионаты узды, анда 29 укучы катнашты. Конкурс катнашучының «Басма журналистика» һөнәре турында хәбәрдар булуына бәйле биремнәрне үтәүне, мәкалә язуны, өй эшен (портфолио) үз эченә ала. Һәр конкурс биреме аерым бәяләнә. Өй эшендә (портфолио) катнашучы алдан ук үзенең портфолиосын алып килергә тиеш була, ул 2023-2024 елларда массакүләм мәгълүмат чараларындагы барлык язмаларны (мәкалә, хикәя, шигырь, интервью һ.б.) үз эченә ала. Икенче биремдә катнашучылар мәкалә язуда осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар бик яхшы тәҗрибә тупладылар, мондый күнекмәләр бу өлкәдә алга таба үсеш өчен менә дигән башлангыч.

5-7 сыйныф укучылары арасында конкурс йомгаклары буенча:

I урынны  Килдебәк урта мәктәбеннән Тимергалиева Лиана;

II урынны Явлаштау урта мәктәбеннән Мухлисуллина Әминә;

III урынны Икшермә кадет-интернат мәктәбеннән Гайнуллина Диана алды

8-11 сыйныфлар арасында:

I урынны Эзмә урта мәктәбеннән Гибадуллина Камилә;

II урынны Түбән Шытсу төп мәктәбеннән Багманова Фирүзә;

III урынны Тимершык урта мәктәбеннән Нурисламова Иделия яулады

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев