Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Остазның күзе янамы?

Хәзер күп кенә балалар вакытларын мәктәпләрдә, һәм төрле-төрле түгәрәкләрдә уздыра. Әти-әниләр үзләренең сабыйларын нинди укытучыларга биргәннәре турында уйланганнары бар микән? Мин аларның эшләрен җиңеләйтергә булдым. Укытучы, төрле спорт төрләренең тренеры һәм яхшы кеше – Азат Валиуллин белән танышасыгыз киләме?

  Сәлам! Әлбәттә, танышасылары килә. Мин, Азат Валиуллин,  1985 елда  Саба районында дөньяга килдем.

 Һәр әти-әни баласының остазы белемле булуын, үз эшен эшли белүен тели. Бу сорауга килгәндә, борчыласы да түгел. Мин беренче белемнәремне Саба гимназиясендә алдым. 2000 елларда балалар-яшүсмерләр мәктәбе (ДЮСШ) ачылгач бокс белән шөгыльләнә башладым. Ул вакытта 8нче сыйныфта укый идем. 2005 елда бокс, 2008 елда кул көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәдем. Күп кенә Рәсәй күләмендәге ярышларга йөрдем, Татарстанда призлы урыннар алдым һәм Европа чемпионатында паурлифтинг буенча ( гер күтәрү) 2 нче урын алдым.

  Саба гимназиясен тәмамлагач, Казан педагогика университетының спорт факультетына укырга кердем. Шунда укыганда ук тренажёр залында шөгыльләндем. Үземә аерым бүлмә дә бирделәр. Бөтен инвентарьны җыеп, хуҗа булдым. Яныма укытучылар да “керергә ярыймы?” - дип сорап керәләр иде. Шунда ук бокс белән дә шөгыльләндем. Кичләрен төнге клубларда каравылчы булып эшләп йөргәннәрем дә булды. Әле шушыларга кушыла уку һәм ярышлар. Мин өлгермим дигән кешеләргә шуны гына әйтим: “Әкият сөйләмәгез! Теләгең булса, барсын да эшләргә мөмкин”.

 Укып бетергәч, Сабага кайттым. Иң беренче эшем – өй салырга иде. Мин аны “5”ле билгесенә үтәп чыктым. Хәзерге вакытта Саба бассейнында һәм сәләтле балалар мәктәбендә  эшлим. Кешеләр миңа үзләренең балаларын алып килә башлагач,  баштарак яраткан хобби итеп кенә башланган эш, акча китерә алганын аңладым. Мин дәресләремдә балаларга спорт нигезен генә түгел,  ә тәрбияне дә бирергә онытмыйм. Аларның тренеры гына түгел, ә абыйлары кебек буласы килә. Балаларымның бөтен яктан карап йөртәм: ничек укыганнарын сорап, киюнеләрен, гигиена ягын, урамда үзләрен ничек тотканнарын. Чөнки миндә шөгыльләнгәч, алар минем йөзем.  Дәресләремә йөрүчеләр кеше сүзенә салынып йөрмәүләрен , үзенә генә ышануларын, һәм үз сүзләрендә тора алуларын телим. Кеше матур гына киенергә мөмкин, шәп кенә машинада килеп туктап, әллә нәрсәләр генә сөйләсә дә, ләкин үзенең сүзләрен эшләрендә күрсәтә алмаса, аңа бер кем дә ихтибар итмичәк. Робинн Шарма үз китабында язган бит: “Алла безгә күберәк ишетер өчен 2 колак биргән, күрер өчен 2 күз, әзерәк сөйләр өчен бер генә авыз”. Мин дә балаларыма күберәк эшләргә, әзерәк сөйләшергә, яшьтән үк чын егет булырга өйрәтәм.

  Аннары ахырдан әти-әниләргә гади генә киңәш әйтәсе килә: балаларыгызны берәр түгәрәккә биргәнче, тренерны яки укытучысын карыгыз. Аның күзләре янып торсын, балалар белән эшли белсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X