Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өтернәстә “Ә йөрәктә яшьлек яши” дип исемләнгән юбилей кичәсе узды

Өтернәс авыл клубы ачылганнан бирле, төрле елларда анда хезмәт куйган авылдашларыбызның һәрберсен олы ихтирам белән бик еш искә алабыз. 7 октябрь көнне 1973 – 1977 елларда мөдир булып эшләгән, бүгенге көндә иң актив үзешчәнебез булган Гаҗилә апа Мохетдинованы 70 яшьлек туган көне белән тәбрикләп, “Ә йөрәктә яшьлек яши” дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.

Аны яратып, хөрмәт итеп залга килгән авылдашлар, кунаклар бик мәгънәле, җылы эчтәлекле котлаулар җиткерделәр, җырлы бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, биеделәр, бер – берләренә бәйрәм рухы өстәделәр. Без өлкәннәребезгә тормыштан ямь һәм тәм табып хәерле гомер итсеннәр, күңелләре һәрчак яшь калсын дип телибез.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев