Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ОЗЫН ГОМЕР – АЛЛАҺЫ БҮЛӘГЕ

4 майда Байлар Сабасының иң өлкән кешесе Сара Җәләли кызы Зиатдинова бер гасыр гомер кичереп, 100 яшен тутырды. Әлеге күркәм бәйрәм юбилярның якыннары өчен генә түгел, район күләмендә истәлекле вакыйгага әйләнеп, йөзъяшәрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.

Сара әбинең  100 еллык гомер китабына ачлыгы-ялангачлыгы да, бәхете, михнәте дә –  бар да сыйган.  Әбекәйнең озын гомерле булуында аның гомергә  җор телле, чая, көр күңелле, кешеләрне яратуының да өлеше бардыр. «Әниебез гомергә ачык йөзле,  бик аралашучан, гел күтәренке кәефле  булды. Шигырьләр, бәетләр язды, уен-көлкене яратты, такмак белән генә сөйләште, башкаларга да  кәеф күтәренкелеге бүләк итте», - диләр балалары.

 Тенеки авылында туган Сара әби Сабада җидееллык мәктәпне тәмамлый.   1936 елда, яшьтәшләре белән Саба урамына таштан юл салган сылу  кызга күзе төшеп,  Югары Шытсу егете Мансур урлап кайта аны. Бер-бер артлы өч балалары туа.  1940 елда алар Кизель шәһәренә шахтага   китәләр.  Биредә 7, 4 яшьлек балалары ул чорның афәте булган кызамык авыруыннан вафат булгач, өченче балаларын үлемнән  саклап калу өмете белән сабыен алып  1941 елда Сара апа туган ягына кайтып китәргә мәҗбүр була.  Илдә  аяусыз  сугыш бара,  Сара апа да бер караңгыдан икенчесенә кадәр  колхоз эшенә чума.  Тик  тагын бала хәсрәтен кичерергә туры килә: кайтып озак та үтми, 3 яшьлек уллары да үлә.   «Әти шахта начальнигы булып эшләгән,  авылга отпускаларга   махсус формадан кайтканын хәтерлим әле. Ул 1950 елга кадәр шунда эшләп, үпкә белән авырый башлагач, группага чыгып кайтты», - ди өлкән кызлары Фәүзия апа. Югары Шытсуда алар гаиләсендә яңадан биш бала –   Фәүзия, Мәкъсүт, Нурфия, Галинур, Нурзилә исемле кыз-уллар үсә.  Аларның һәрберсе  хезмәттә мактаулы, кешеләргә игелекле булып тормыш итәләр. Мансур абый белән Сара апа  56 ел гомер кичереп, 1991 елда  гаилә башлыгы дөнья куя. «Әтиемнең  васыяте шундый булды: әгәр мин алдан үлсәм, әниегезне, минем өчемне үткәрүгә, яныгызга алыгыз. Ялгыз калдырмагыз», -  диде. Шушы васыятьне үтәп, әтиебез бакыйлыкка күчүгә, әниебезне  Сабага үзебезгә алып мендек. 90 яшенә кадәр биш вакыт намазын калдырмады, Сабаның икенче башында торучы апама җәяүләп  бара иде.  Җиде ел элек аягы сынып, урын өстенә калды», - ди кызы Нурфия апа.  Сара әби инде 27 ел  кызы Нурфия, кияве Габдулла тәрбиясендә кадер-хөрмәттә, бөтен балаларына  изге хәер-догаларын кылып гомер кичерә. Әни җылысы һәркемгә кадерле: 100 яшендә дә балаларын кочагына алып, кадерләп, яратып сөя. «Әниебез исән-сау булгач, үзебезне һаман да бала итеп,   бик бәхетле хис итәбез. Әниебезне кадерләп тәрбияләгән сеңлебез Нурфия белән киявебез Габдуллага Аллаһының мең рәхмәте яусын», ди өлкән кызы Фәүзия апа.

   100 яшьлек юбилее уңаеннан  Сара әби Зиатдиновага район башлыгы Рәис Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинның  һәм  ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның   тәбрикнамәләрен тапшырды,    Бөек Җиңү яулаган буын вәкиле булган тыл ветеранына олы ихтирамын белдерде. Туган илебез иминлеге өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган өлкәннәребез  ихтирам-хөрмәткә  бик лаек, алар язмышы –  тиңдәшсез батырлык, каһарманлык өлгесе.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев