Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Предприятие йөкләмәләрне үтәлгән

“Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе” акционерлык җәмгыятенең 2019 ел җитештерү-икътисад эшчәнлеге йомгакларына багышланган җыелышында предприятие директоры Фәнис Вәлиев чыгыш ясап, коллективның хисап чорындагы хезмәтен уңай бәяләде.

Предприятие, хуҗалыкларда тулай  ашлык җыюның  кимүе шартларында, чит өлкәләрдән дә авыл  хуҗалыгы  товарлары  җитештерүче партнерлар  җәлеп итүгә ирешкән һәм 2018 ел   күрсәткечләре белән  чагыштырганда  акча кеременең кимүенә юл куймаган. Нәтиҗәдә район хакимияте белән социаль-икътисадый  хезмәттәшлек турындагы килешүнең барлык пунктлары үтәлгән.  Шулай ук 2018-2020  елларга билгеләнгән   күмәк  килешү  йөкләмәләре дә уңышлы гамәлгә  ашырыла.  Бу хакта предприятиенең  профсоюз оешмасы рәисе Тәбрис Вәлиев сөйләде. Ул районда һәм Шәмәрдән авыл җирлегендә оештырылган мәдәни-спорт чараларында зур активлык  күрсәткәннәре өчен эшче-хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. Җыелышта катнашкан  милек һәм  җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллин предприятие  коллективын районның 2019 елда социаль үсеше һәм  2020 ел бурычлары белән таныштырды.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев